Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев, КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ренат Гафиятов һ.б. ярышлар барышы белән танышты.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест узды һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәде.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы Урман хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылды, ул якшәмбе көнне, 19 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чара кысаларында районның урман комплексының алдынгы белгечләрен бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гиззатуллин тапшырды.

«Сез барыгыз да быел куелган максатларга һәм бурычларга ирешүгә зур өлеш керттегез, – диде министр Равил Кузюров, җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим».

Белгечләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының Мактау грамоталарына лаек булды.

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсында җиңүчеләр урманчылар, урман осталары, кишәрлекләрдәге урманчылар, урманчы урынбасарлары, харвестер йөртүчеләр, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьлар арасында билгеләнде.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында – Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәге командасы, икенче урында – «Өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комплексы, өченче урында – «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ урман янгыннарын сүндерү станциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International