Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Аксубай, Ибрай һәм Чабаксар кишәрлеге территориясендә урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды. Әлеге чаралар ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм ТР «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре өчен оештырылды.
Семинар-киңәшмәләрдә катнашучылар базислы 3 урман питомнигын карады, урманнарны торгызу, үрчетү, урман культураларын агротехник карау, яшь үсентеләрне карау, урманнарда янгынга каршы тору чаралары һ.б. буенча быел башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде.
«Без ел саен тәҗрибә уртаклашу һәм урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән шундый семинар-киңәшмәләр үткәрәбез, – дип сөйләде ТР «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Шулай ук, гадәттәгечә, күзәтү нәтиҗәләреннән чыгып, дәүләт йөкләмәсе булган урманнарны саклау һәм торгызу эшләрен башкару буенча иң яхшы кишәрлек билгеләнә. Быел беренче урын Аксубай кишәрлегенә бирелде».