Зәй урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре алып барыла

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында урман утыртмаларының санитария халәтен яхшырту эшләре дәвам итә. «Хәзерге вакытта без Зәй урманчылыгының Ямаш кишәрлегендәге 102 нче кварталның 8 нче бүлемендә ликвидлы булмаган агачларны җыябыз, бу эшкә 5 кеше җәлеп ителде, – дип сөйләде ТР «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Ранил Мөхәммәдиев. – Кишәрлекнең мәйданы – 14 гектар».

«Быел Зәй урманчылыгы территориясенең 57 гектар мәйданында ликвидлы булмаган агачларны җыю планлаштырыла», – дип өстәде Ранил Мөхәммәдиев.

Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач ул – череп зарарлану, шулай ук янгын һәм башка табигый бәла-казалар аркасында үзенең техник сыйфатларын югалтып, хуҗалык максатларында кулланыла алмый торган агач. Ликвидлы булмаган агачларны җыештыру, ликвидлы булмаган агачлар корыган агачларның 90% артыгын тәшкил иткән очракта, җил, давыл еккан, кар басу нәтиҗәсендә сынган, югарыгы янгыннардан зыян күргән һәм башка зарарланулар кичергән агачалар күпләп җыелган урыннарда башкарыла.  Беренче чиратта, әлеге эшләр санитария-гигиена һәм сәламәтләндерү функцияләрен башкаручы, махсус саклана торган кишәрлекләрдә, ял итү зоналарында, урман-паркларда, урманнарда, юл буйларындагы саклау полосаларында, мемориаль утыртмаларда һәм башка аеруча кыйммәтле урман биләмәләрендә башкарыла. Башка максатларда кулланыла торган һәм саклагыч урманнарның башка категорияләренә караган җирләрдә ликвидлы булмаган агачларны җыештыру эше зарарлы организмнар яки янгын куркынычы барлыкка килгән очракта башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International