ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты. 

Яклар урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану, тармакны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады, шулай ук урманнарны саклау һәм алардан файдалану буенча уртак эшчәнлек турында фикер алышты.   

Очрашуда Иван Валентик Рөстәм Миңнехановка “Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм ишәйткән өчен” ведомство тамгасын тапшырды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. 

Моннан тыш, бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Иван Валентик республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасында, шулай ук «Корстон» КСККда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Мәскәүгә булган эш сәфәрендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында катнашты, биредә урман ресурсларыннан күп максатларда файдалануны закон өслегендә җайга салу проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдән соң министр Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашачак, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.

Хөрмәтле урманчылар, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм урман тармагы ветераннары!

     Ихлас күңелдән Сезне һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

     Урман – ул яшел байлык, дөньядагы иң кирәкле, мөһим һәм әһәмиятле табигать ресурсларының берсе. Безнең уртак максат һәм бурыч – хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен урман биләмәләрен саклау һәм арттыру, алардан рациональ файдалануны һәм сакчыл куллануны тәэмин итү. Урманчылар – алар безнең ил урманнарын яклаучылар. Шулай ук алар югары квалификацияле белгечләр, абруйлы мактауга һәм хөрмәткә лаеклар. Аларның үз эшенә җаваплы каравы, бирелеп эшләве нәтиҗәсендә Татарстандагы экологик иминлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Урман – ул агач кына түгел, ә туган ил, Ватан, туган як төшенчәләре дә. Шуңа күрә дә урманчылар – алар үз илләренең чын патриотлары, Татарстан һәм Россия өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру турында кайгырталар һәм мөмкин булганча бөтен нәрсәне эшлиләр.  

     Татарстанның урман хуҗалыгы бер урында тормый, тармак даими үсештә. Татарстанда заманча технологияләр кертелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә югары нәтиҗәләргә ирешелә. Автомобильләр паркы яңартылды, урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. Начарланып баручы җирләрдә яклагыч урман утыртмалары булдырылды. Урман торгызу эшләре уңышлы тәмамланды. Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыкларының икенче слеты уздырылды. Янгынга каршы чор дәвамында без тәүлек дәвамында урманнарыбызны саклыйбыз, 8 ел дәвамында Татарстанда урман янгыннарына бәйле вәзгыять ныклы контрольдә тора!

     Мин ышанам, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә без урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырбыз.

     Бүгенге махсус рәхмәт сүзләре – тармак ветераннарына. Алар урман хуҗалыгына салган тәҗрибә, хезмәт һәм фундамент аркасында Татарстанның урман тармагы дистәләрчә еллар дәвамында актив рәвештә уңышлы үсеш ала.

     Урман тармагы хезмәткәрләренә чын күңелдән алга таба зур җиңүләр һәм урманнарыбызны саклау һәм арттыру максатында профессиональ уңышлар телим! Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Урманнар үссеннәр һәм яңарып торсыннар! Бәйрәм белән!

 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров

Нурлат урманчылыгында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясенә актив кушылдылар. Әлеге чара уңаеннан биредә автотрассадагы ял зоналарын яңарттылар, чүп үләннәрен чаптылар. Шулай ук 4 кубометр күләмендә чүп-чар да җыелды, шул ук күләмдә коры-сары җыеп алынды. Әлеге эшкә Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләреннән тыш барлык кишәрлек урманчылыклардагы урманчылар да, мәктәп укучылары да кушылды. Кычытканлы һәм Биләркүл мәктәпләрендә яшь табигать сакчылары өчен Урман дәресләре уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар әһәмиятле мәсьәләләрне карады, асылда, халык тарафыннан чыбык-чабык җыю мөмкинлеге турында сүз барды. Утырыш барышында белдерелгәнчә, киләсе елдан 1 гыйнвардан башлап халыкка урманнардан шәхси ихтыяҗларга түләүсез нигездә чыбык-чабык җыярга рөхсәт ителәчәк.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов аңлатып узганча, "чыбык-чабык" дигәндә җир өслегендә ятучы һәлак булган агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен аңларга кирәк, алар агачлар табигый һәлак булганда, көчле җил вакытында, кар яуганда, патологик һәм башка факторлар йогынтысында барлыкка килә. Урманнарда чыбык-чабыкның туплауны аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра.

Закон нәтиҗәсендә урманга да, гражданнарга да файда булачак. Ләкин чыбык-чабыкны җыю урманга килеп, агачларны кисәргә ярый дигәнне аңлатмый. Агачны тамыры-төбе белән аударырга ярамый, әгәр китерелгән зыян күләме 5 мең сумнан артса, җинаять җаваплылыгы каралган.

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДБУ хезмәткәрләре Менделеевск, Алабуга, Тукай муниципаль районнарында урман биләмәләрен җыештыруда актив катнашты. Акция Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, Үзәк район хастаханәсе, Алабуга ш. финанс бюджет паталасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм журналистлар катнашында узды.

Җыештыру урыннары очраклы сайланмаган иде. Мисал өчен, Яр Чаллыдагы Боровец урманы – шәһәр халкы яратып килә һәм ял итә торган урыннарның берсе. Өч көн эчендә 25 гектардагы урман көнкүреш калдыкларыннан һәм ауган агач кисәкләреннән чистартылды, урманнан 6 йөк машинасы чүп чыгарылды.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе кызганнан кыза бара. Арча урман хуҗалыгы да әлеге чарада актив катнаша. “Арча урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре тырышлыгы белән, шулай ук Балтач кишәрлеге урманчылыгында эшләүчеләр катнашында 3,5 гектарда кыр яклаучы урман полосалары көнкүреш калдыкларыннан һәм коры-сарыдан чистартылды. Урман территорияләрен массакүләм чистарту эше Югары Ушма һәм Төрнәле авыллары янәшәсендә гамәлгә ашырылды. Бер үк вакытта урманчылар республика халкын акциягә кушылырга чакыра, чөнки урман биләмәләрендә чүп бик күп әле.

Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, атна дәвамында байтак эшләр башкарылган. Урманчылык хезмәткәрләре авыл ярдәмчеләре белән берлектә Иске Чаллы янындагы каен посадкасын корыган агачлардан чистарткан. Шушы арада  “Яшь имәннәр” лагере урнашкан урманны, Сабантуй җирләрен кипкән карт агачлардан һәм чүп-чардан арындырырга җыеналар. Чуаш Кичүендәге мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балалар белән урманчы урынбасары Людмила Желтухина табигатьне саклау, урман утырту кебек актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә үткәргән. 
Бу көздә мең төп чамасы агач утыртырга ниятлиләр. Авылларны яшелләндерү өчен юкә, чыршы, миләш үсентеләрен әзерлиләр. Авыл җирлекләре советлары, шулай ук аерым кешеләр әлеге үсентеләрне алу өчен урманчылыкка заявка бирә ала. 

“Әлки хәбәрләре” материаллары нигезендә

“Зәй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре 5 нче мәктәп укучылары белән берлектә урман кишәрлеген каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. 6 һәм 8 сыйныфларда укучылар өлкән остазлары җитәкчелегендә 20 капчык чүп җыйды. Күләмле “урман” өмәсе нәтиҗәсендә урманчылык территориясе тагын да чистарды. “Бу мәктәптә укучыларның бик актив булуы һәм урманны чистарту эшендә инде беренче мәртәбә генә катнашмавы сөендерә. Бу чараның әһәмияте – табигатьтә катнашың булуына төшенү. Ул вакытта кешеләр дә яшел зоналарда үзләреннән соң азрак чүп калдыра башлар”, – дип билгеләде урманчылык хезмәткәрләре.

“Идел буе урманчылыгы” ДКУ белгечләре Югары Ослан районындагы дүрт мәктәптә булдылар, биредә мәктәп укучылары белән очрашып, алар өчен ачык Урман дәресләре уздырылды. Урманчылар балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт зарурлыгы турында сөйләде. Дәрес барышында шулай ук Россиядә урманның әһәмияте, Татарстан Республикасы урманнары тарихы турындагы темалар да күтәрелде, шулай ук яшел байлыкларны саклау һәм арттыру өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы чаралар турында да сөйләнде.

Мондый Урман дәресләре Лениногорск, Ары, Аксубай һәм күп кенә башка урманчылыклар тарафыннан да уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International