Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, атна дәвамында байтак эшләр башкарылган. Урманчылык хезмәткәрләре авыл ярдәмчеләре белән берлектә Иске Чаллы янындагы каен посадкасын корыган агачлардан чистарткан. Шушы арада “Яшь имәннәр” лагере урнашкан урманны, Сабантуй җирләрен кипкән карт агачлардан һәм чүп-чардан арындырырга җыеналар. Чуаш Кичүендәге мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балалар белән урманчы урынбасары Людмила Желтухина табигатьне саклау, урман утырту кебек актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә үткәргән.
Бу көздә мең төп чамасы агач утыртырга ниятлиләр. Авылларны яшелләндерү өчен юкә, чыршы, миләш үсентеләрен әзерлиләр. Авыл җирлекләре советлары, шулай ук аерым кешеләр әлеге үсентеләрне алу өчен урманчылыкка заявка бирә ала.
“Әлки хәбәрләре” материаллары нигезендә
“Зәй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре 5 нче мәктәп укучылары белән берлектә урман кишәрлеген каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. 6 һәм 8 сыйныфларда укучылар өлкән остазлары җитәкчелегендә 20 капчык чүп җыйды. Күләмле “урман” өмәсе нәтиҗәсендә урманчылык территориясе тагын да чистарды. “Бу мәктәптә укучыларның бик актив булуы һәм урманны чистарту эшендә инде беренче мәртәбә генә катнашмавы сөендерә. Бу чараның әһәмияте – табигатьтә катнашың булуына төшенү. Ул вакытта кешеләр дә яшел зоналарда үзләреннән соң азрак чүп калдыра башлар”, – дип билгеләде урманчылык хезмәткәрләре.
“Идел буе урманчылыгы” ДКУ белгечләре Югары Ослан районындагы дүрт мәктәптә булдылар, биредә мәктәп укучылары белән очрашып, алар өчен ачык Урман дәресләре уздырылды. Урманчылар балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт зарурлыгы турында сөйләде. Дәрес барышында шулай ук Россиядә урманның әһәмияте, Татарстан Республикасы урманнары тарихы турындагы темалар да күтәрелде, шулай ук яшел байлыкларны саклау һәм арттыру өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы чаралар турында да сөйләнде.
Мондый Урман дәресләре Лениногорск, Ары, Аксубай һәм күп кенә башка урманчылыклар тарафыннан да уздырылды.
Бөгелмә мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар, ул Европада иң зурысы булып санала. Балалар комплекстагы иң яңа җайланмалар белән танышып чыкты, алар ярдәмендә ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерелә, соңыннан балалар дендрология бакчасына һәм оранжереяга юл алды, биредә тропик һәм субтропик үсемлекләр үсә. Балаларга шулай ук генетик үзлекләре яхшыртылган усаклар да күрсәтелде. Аларның уникальлеге шунда ки, бу агачлар гади усак белән чагыштырганда ике мәртәбә тизрәк үсә, чөнки аларда ике түгел, ә өч хромосома бар. Усакларның яңа төрләре Татарстанда утыртыла башлады инде.
"Баулы урманчылыгы" ДКУ һәм "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Урман атнасы-2018" акциясенә теләктәшлек белдерде һәм 10 кг балан орлыгы белән 5 кг миләш орлыгын җыйды, әлеге орлыклар эшкәртүгә озатылачак, ә алга таба урман питомнигына чәчү һәм яклаучы утыртмалар булдыру максатында кулланылачак.
Акция кысаларында шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бердәм дус коллектив белән өмәгә чыкты һәм автоюллар буйлап чүп җыйды, урман кашакларында урнаштырылган чатырлар территориясен тәртипкә китерде.
Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Болгар урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында Болгар-Казан трассасындагы ЮПС мобиль постында һәм "Саескан тавы" постында агач һәм агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 6 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тиешле законнардагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланмады.
"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Казанның 183 нче гимназиясендә, ә министр урынбасары Рәис Гомәров 140 нчы мәктәптә булды, биредә алар мәктәп укучылары белән очрашты һәм кызыклы әңгәмә рәвешендә Урман дәресе уздырды. Балаларга Татарстан Республикасы урманнарының тарихы, урман байлыкларының әһәмияте һәм Җирнең экологик балансы турында сөйләделәр. "Кеше урман һәм су булган җирдә генә яхшы яши ала. Без әлеге табигый ресурслардан ничек итеп рациональ файдаланып булуы турында уйланырга тиеш", – дип билгеләде Әмир Бәдертдинов.
Балаларга шулай ук урманчыларның эше турында да, Министрлык тарафыннан Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү өчен ниләр эшләнүе, урманчыларның урманнарны ни рәвешле янгыннардан саклавы турында да сөйләделәр. "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе кысаларында экология дәресләре барча Татарстан буйлап 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Урман атнасы-2018” кысаларында Дәрвишләр урамындагы урман дип йөртелүче Шәһәр яны урманчылыгы урман фондында масштаблы чистарту эшләре башкарылды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты. Урманны тәртипкә китерүдә шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Шәһәр яны урманчылыгы, Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм янәшәдәге йортларда яшәүчеләр дә үзләреннән өлеш кертте.
“Безнең урманчылар даими рәвештә урманнарны чистартып тора. Ләкин без мондый акцияләрне кешеләрнең игътибарын урман фондын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен уздырабыз. Беркемгә дә сер түгел, һава торышы аркасында коры-сарылар күбәйде, санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасы да бар. Һәм без урманнарны чүпләргә түгел, ә сакларга һәм кайгыртырга кирәклеге туында аңлатырга телибез”, – дип билгеләде Равил Кузюров.
“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр барлык Татарстан буенча уза, барлыгы 132 чара уздыру планлаштырыла.
Чирмешән лицеенда белем алучы балалар "Урман атнасы-2018" акциясендә катнашырга булды. Укучылар урманчылар белән берлектә "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ Казанка кишәрлеге урманчылыгының 78 һәм 80 кварталларындагы урман кишәрлекләрен чүп-чардан арындырды. Әлеге урын очраклы гына сайланмады. Урман культуралары махсус-яклагыч урманнар һәм чирмешәнлеләрнең яраткан ял урыны булып тора. Акциядә 28 кеше катнашты.
"Азнакай урманчылыгы" һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" хезмәткәрләре Азнакай-Җәлил автоюлыннан ерак булмаган җирдә урман фонды территориясендә урнашкан "Илһам чишмәсе"н җыештырды. Берничә сәгать эчендә бер йөк машинасы каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды – пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, бер кулланыла торган савыт-саба. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук коймаларны, өстәлләрне һәм чатырларны буяды, үләннәрне чапты. Җыелган чүпне каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгардылар.
"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе Татарстанның барлык районнарында да 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр уздырыла. Атна дәвамында урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне башкара. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.