ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе кысаларында “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУ белгечләре “Маяк” ДАУ спорт комплексыннан ерак булмаган шәһәр яны зонасында урманны каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Биредәге урман утыртмалары Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең яратып ял итү урынына әверелгән. Урманчылар белән берлектә чарада спорт коплексы хезмәткәрләре, Карпов исемендәге лицей һәм 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары – барлыгы 64 кеше катнашты. Акция кысаларында 3,5 гектар мәйданда урман фонды территориясе тәртипкә китерелде.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Биектау кишәрлеге урманчылыгының Дәрвишләр бистәсендәге урман утыртмалары территориясендә урманны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартты. Әлеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясен уздыру турында" 2018 елның 23 августындагы 2239-р номерлы боерыгын үтәү кысаларында узды. 

Әлеге урын очраклы гына сайланмады. Дәүләт урман фондына караган әлеге урында шифаханә һәм дачалар урнашкан, ә ылыслы урман утыртмалары Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең дә, казанлыларның да яраткан ял урыны булып тора. Чүпне дә, кагыйдә буларак, биредә генә калдырып китәләр. Исерткеч эчемлекләрдән калган буш шешәләр, полиэтилен пакетлар, пластмассалар. Берничә сәгать эчендә урманчылар бер йөк машинасына тулырлык чүп-чар җыеп алды.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында мондый акцияләрне оештыруда һәм уздыруда зур эш тәҗрибәсе тупланды. Соңгы 8 ел эчендә "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында чүпләнгән урманнарны чистарту буенча зур эш уздырылды. Асылда, Татарстанда быел 2,5 мең куб. метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды. "Урман атнасы-2018" 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр узачак, аның кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстанда янгынга каршы контроль чаралары көчәйтелде, патрульләү саны арттырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзер торышка китерелде.  Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 4-5 класслы янгын куркынычы урнашты, – дип хәбәр иттеләр "Авиалесохрана" ФДУ.

2018 елның 7 сентябреннән 13енә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класслы), аерым көнбатыш районнарында урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) саклана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

Югары дәрәҗәле янгын куркынычына бәйле рәвештә урманчылар Татарстанда яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуга юл куймаска киңәш итә. Урылган кырларны, салам калдыкларын, корыган үлән калдыкларын яндырырга рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф яный.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов "Татарстан24" телеканалында чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул Татарстанда яшәүчеләрне 8-14 сентябрь көннәрендә узачак "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясендә катнашырга чакырды. Алдагы атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.

Программа кысаларында тавыш бирү уздырылды, биредә тамашачылардан урман территорияләрен җыештыруга бару-бармаулары хакында соралды. Сораштыруда катнашучыларның 70%ы, эштә мәшгуль булмасам, бик теләп барган булыр идем, дип җавап бирде. Әмир Бәдертдинов җыештыру эшенә балалар белән бергә килергә чакырды, мондый акцияләрдә катнашу үсеп килүче яшь буынны урманга карата сак булырга өйрәтә.

Акциягә шимбә көнне – 8 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк.  Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар Казан шәһәренең Дәрвишләр поселогында Прибольничная урамына якын урнашкан урман посадкасында урманны чүптән һәм ауган коры-сарыдан чистартачак. 11 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Имәнлек урамындагы урман паркында җыештыру эше башкарылачак. Чарада шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар, җирле халык та катнашачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала. Чара азагында катнашучыларның барысын да кыр ашханәсе көтә.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Арча урманчылыгында Арча урманчылыгын саклау өлкәсендә 6 ел хезмәт иткән урманчы Сәфәргалиев Зариф Мөхәммәтгали улына һәйкәл ачылды. Һәйкәлне Татарстан Республикасының барлык урманчыларына багышладылар.

Аның ачылышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Арча һәм Саба урманчылыклары җитәкче-урманчылары, урманчының оныгы – "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин катнашты. Бабасына, шул исәптән Татарстандагы республикабыз урманнарын саклый һәм арттыра торган барлык урманчыларга, монумент булдыру идеясе дә аныкы.

Чара азагында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кунаклар белән берлектә истәлекле зәңгәр чыршы агачларын утыртуда катнашты. Әлеге ишарә символик әһәмияткә ия, чөнки киләчәк буыннар өчен агач утырту – урманчылар тормышында иң мөһиме булып тора.

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Биләр урманчылыгы" ДКУ  хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында ДПС "Кама" стационар постында агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Операция барышында агач ташучы 6 автомобиль тикшерелде. Әлеге операция барышында агач ташу һәм рөхсәт документларын тутыру кагыйдәләре бозылу очраклары ачыкланмады.


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Эшлекле сәфәре кысаларында Равил Кузюров "Кәләй урманчылыгы" ДКУ һәм "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты. Министр Кәләй кишәрлеге урманчылыгында тәрбияви кисү урыннарын карады. Ул шулай ук базис урман питомнигындагы питомник хуҗалыгы белән дә танышты, биредә кәлшәләрне тәрбияләү эшләрен уздыручы хезмәткәрләр белән аралашты. Кәләй урман хуҗалыгы питомнигында хәзерге вакытта сабаклы имән чәчкеннәре үстерелә, алар киләчәктә Татарстанның урман фондын тулыландырачак. Сабаклы имән үстерү – катлаулы хезмәт.

Хәзерге вакытта питомникта шулай ук төп урман хасил итүче кәлшәләр дә, әйтик гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае үстерелә. Министр Кәләй урманчылыгы урман фонды территориясендә 2018 елгы урман культуралары утыртмаларының сыйфатын тикшерде. Быел Кәләй урманчылыгы урман фондында 33 гектар мәйданда яңа урман утыртылган.

Министр шулай ук "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлмәт урман хуҗалыгы" ДБУ объектлары белән дә танышып чыкты. Равил Кузюров быел 87 гектарда утыртылган урман культураларын карады.

 Соңыннан урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, биредә урман хуҗалыгын алып баруның төрле мәсьәләләре каралды. Үзенең чыгышында министр башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм үз вакытында башкарылуына зур игътибар юнәлтте, шулай ук утырту өчен культуралар сайлаганда урман-дала зонасы үзенчәлекләрен исәпкә алырга кушты.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Ветераннар Советы әгъзасы Е.А.Гуськов рәислегендә Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта урманнардан файдалану, дәүләт урман реестрын алып бару һәм урман корылышы темалары күтәрелде.

ТР Хөкүмәте Йортында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли 2019-2020 елларга исәпләнгәнчә "яшел пояс" утырту турында сөйләде. "Әлеге урманнар буенча регламент эшләнәчәк, болар – яклаучы урманнар, алар урман инспекторлары сагында торачак", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясен уздыру" темасына брифинг узды, аның кысаларында быелның 8 аенда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Урманчыларның "Урман хезмәткәрләре көне" профессиональ бәйрәмен (16 сентябрьдә) билгеләгән көннәрдә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе старт ала, ул 8-14 сентябрьдә узачак. Алда торган атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла. "Урман атнасы-2018" кысаларында урман территорияләрен санитар-экологик чистарту эше уздырылачак. Имәнлек урамындагы урманда җыештыру эшләре 11 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә булачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала.

"Бердәм урман утырту көне" акциясен уздыру 2018 елның 6 октябрендә планлаштырыла. Үзәк чара Татарстанның Питрәч районындагы Иске Шигали авылында узачак. 10 гектарлы территориядә ылыслы токымнардан 40 мең үсенте утырту планлаштырыла. Чарада 2000 кеше катнашыр дип көтелә. Һәркемнең бу чараларга килү һәм үз агачын утырту мөмкинлеге бар. Теләге булганнарга инвентарьлар һәм утырту материаллары биреләчәк. 6 октябрь көне барча республика буенча массакүләм агач утырту эше уздырылачак. Көзге акциядә Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,3 млн артык агач утырту планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International