ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

"Экологик культура. Тынычлык һәм татулык халыкара проекты 2012 елда В.И. Вернадский исемендәге хөкүмәткә карамаган экология фонды, "ГРИНЛАЙТ" халыкара иҗтимагый оешмасы, "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә куела һәм тормышка ашырыла.

Халыкара проектның максаты – төрле максатчан төркемнәрдә экологик фикерләүне һәм дөньяга карашны үстерүгә юнәлдерелгән, гамәлгә ашырылган проектларны, әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлекне тәэмин итү һәм экологик культураны үстерү мәсьәләләре буенча мәгълүмати хезмәтне ачыклау һәм популярлаштыру.

Эколог көне уңаеннан "Экологик культура. Тынычлык һәм татулык халыкара проектына йомгак ясалды, әлеге чарада Россия һәм БДБ илләреннән вәкилләр катнашты. 2018 елда конкурска 506 тикшеренү эше тәкъдим ителгән.

Мәскәү шәһәренең Россия Федерациясе Президенты Хакимиятендә булып узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы "Урман-янгын үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров катнашты. Аның Татарстан Республикасы урман ресурсларын саклау һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау буенча "Урман дозоры" проекты жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде һәм бу конкурста призер булды.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Шәһәр яны", "Кызыл Йолдыз", "Яшел Үзән" һәм "Лаеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Казан шәһәре янәшәсендә 30 май көнне булып узган гарасат нәтиҗәсендә җил аударган, давыл сындырган агачларны җыештыру буенча күләмле эш уздыра. Урманчылыкларның хезмәткәрләре шулай ук коры-сары һәм аунап яткан ботакларны да җыештыра. Көн саен 100дән артык кеше тырышлык күрсәтә.

"Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов Урман-Кәләй урта мәктәбендә укучылар өчен урман дәресе уздырды. Балаларга Татарстан Республикасының Көньяк-көнчыгыш урманнары һәм анда тереклек итүче җан ияләре турында сөйләделәр. Асылда, урманнарның әйләнә-тирә мохиткә уңайлы йогынтысы һәм урман биләмәләрен пычраткан очракта тискәре нәтиҗәләре турында бәян ителде. Мондый дәресләрнең максаты – балаларда әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләү, аларны урман байлыкларын бәяли белергә өйрәтү. Яшь табигать сөючеләр, үз чиратында, урманнарга сакчыл караш турында үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләде. "Кеше һәм табигать – көч! Көч көчне хөрмәт итәргә, җиңәргә түгел, ә татулык белән яшәргә тиеш", – ди укучылар.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына эш визиты белән “Рослесзащита” ФБУ җитәкчесе Олег Токарев килде. Визит кысаларында ул Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән очрашты. Очрашу барышында урманнарны зыянлы организмнардан саклау, урманнарда урман патологиясе буенча мониторинг уздыру мәсьәләләре хакында сүз барды. Шулай ук Татарстан урманнарын санитар яклау буенча алга таба планнар билгеләнде.

Ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу кысаларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләреннән торучы эш төркеме Воронеж шәһәренең Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды. Моннан тыш, Татарстан урманчылары Урман генетикасы, селекция һәм биотехнология буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты базасындагы микроклональ лаборатория эшчәнлеге белән дә танышты.

Урман генетикасы һәм селекция буенча фәнни-тикшеренү институтына агач үсемлекләренең югары уңдырышлы һәм тотрыклы формаларын сайлап алуда гамәлдәге методларны камилләштерү һәм яңаларын эшләү, урман генетикасы, селекция, орлыкчылык һәм интродукция нигезендә сортлар чыгару һәм үрчетү максатында 1971 елда нигез салына.


5
июнь, 2018 ел
сишәмбе

"Аксубай урманчылыгы" ДКУ һәм "Аксубай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре уртак янгын өйрәнүләрен уздырды. Легенда буенча, урманчылык бинасында янгын барлыкка килә, ялкын кабинетларның берсендә чыга, барлык бина төтен эчендә кала, хезмәткәрләрнең берсе бинада бикләнеп кала. Янгынны сүндерү өчен ирекле янгын дружинасы җәлеп ителә. Ләкин янгынны болай гына сүндереп булмый, янгын часте чакыртыла. Кыска вакыт аралыгында янгын часте хезмәткәрләре килеп җитә, урманчылык хезмәткәре табыла һәм эвакуацияләнә. Шартлы янгынны тулысынча сүндерү өчен 20 минут вакыт уза. Өйрәнүләрдә 1 берәмлек төп янгын махсус техникасы җәлеп ителә, урында 6 кеше хәл итә. "ТР ГХМ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган өйрәнүләр янгыннарны сүндерү өчен оператив чаралар күрү буенча хезмәткәрләрне мобилизацияли. "Экстрен хезмәтләр һәм учреждениеләр хезмәткәрләре арасында үзара багланыш урнаштыру чараның төп максатына әверелде", – ди "Аксубай урманчылыгы" ДКУ җитәкчесе урынбасары Андрей Ильмухин.

Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләре җитәкчеләре белән язгы урман-культура чоры йомгаклары, күзәтчелек эшчәнлеге, урманнарның урман-патологик торышы, аукцион документларының сыйфаты турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында да сүз булды.

Утырышта ведомствога буйсынучы учреждениеләр җитәкчеләренең урман культураларын техник кабул итү, агач материалы әзерләү һәм җиткерү нәтиҗәләре турында докладлары тыңланды. Чара азагында министр урман хуҗалыгын алга таба үстерү буенча беренче чиратта башкарылырга тиешле бурычларны билгеләде.


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Янгын чыгу куркынычы янаган чорда Татарстанның барча территориясендә дәүләт урман инспекторлары урманнарны тикшереп тора. Асылда, "Аксубай урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре районның янгын часте белән уртак рейдларга чыга. Алар урманда ял итәргә һәм гөмбә җыярга килүчеләрнең еш була торган урыннарын карый. Янгын чыгу куркынычы янаган чор – урманчылар өчен аеруча киеренке вакыт. Һәр кишәрлек урманчылыгында ихтыяри янгын дружиналары оештырылды. Җитәкче-урманчы урынбасары Андрей Ильмухин, урманны саклау һәм яклау инженеры Анна Убейкина һәм янгын-коткару гарнизоны башлыгы урынбасары Зөлфәт Җиһангиров составындагы патруль агымдагы вәзгыятьне тикшерә, авылларда яшәүчеләр белән очраша, аңлату эшләрен алып бара. Шулай ук урманнан файдалану инженеры Диана Зубарева да урманнарны күзәтү эшендә катнаша. Ул урман хуҗалыгында яшь белгеч булып тора, республикада андыйлар саны елдан-ел арта.

Янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җитди сакларга кирәк: урман биләмәләрендә һәм кешеләрнең массакүләм ял итү урыннарында, урманнарга тоташып торган урыннарда учак ягарга, тәмәке төпчекләре ташларга ярамый.

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Биләр урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында ДПС "Тула1" станционар постында һәм "Кама" КПП агач материалы һәм агач кисү материалларын ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды.

Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 8 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә урман законнары бозылуның 1 факты ачыкланды. Административ беркетмә төзелде.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, “Без – үзебез кылганның нәтиҗәсе” (“Мы то, что мы делаем”) иҗтимагый оешмасы һәм “Дөнья чишмәләре” хәйриячелек фонды вәкилләре Тынычлык бистәсендә булып узган, чүп-чар җыюга багышланган квестта катнашты. Бу – өмәнең яңа форматы, биредә командалар урманны тизлеккә чүптән арындыра. Һәр җыелган чүп капчыгы өчен актиситларга баллар бирелде, җиңүчеләрне кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр. Квестта катнашучыларга ди-джейның дәртләндергеч музыкасы астында рус халык уеннары белән көч биреп тордылар. Шулай ук чара азагында анда катнашкан һәркем кыр ашханәсеннән авыз итә алды. Урманчылар бу чарага үзләреннән өлеш кертте, алар чүп җыюда актив катнашты һәм үз мисалында табигатькә ничек итеп сакчыл карарга кирәклеген күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International