ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2018 ел
шимбә

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Кама урманчылыгы” ДКУ һәм “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениеләрендә эшләр торышын тикшерде. Сәфәр кысаларында министр урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, ул коллективны яңа җитәкче-урманчы Альберт Шамилов белән таныштырды. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Киңәшмәдән соң министр янгынга каршы техниканы, урман питомнигын тикшерде һәм урман культураларын утырту урыннарын карады. Быел Кама урманчылыгында 122 гектарда ылыслы, йомшак яфраклы һәм каты яфраклы токымнардан урман культуралары утыртылган. Министр үзенең кисәтүләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерде, шулай ук хезмәткәрләргә башкарыла торган эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтергә кушты.


1
июнь, 2018 ел
җомга

“Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә Әгерҗенең яңа Балалар иҗаты үзәге бинасы территориясен яшелләндерүдә катнашты. Акцияне Халыкара балаларны яклау көненә багышладылар. Чара барышында территория чүп-чардан арындырылды, коры-сарыдан җыештырылды һәм агачлар киселде. Урманчылар ярдәме белән полигонга 15 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылды. Билгеләп узарга кирәк, әлеге урын чүп-чар белән нык чүпләнгән иде. Шулай ук акция кысаларында урманчылык хезмәткәрләре 120 яңа агач утыртты. “Һәр кеше яхшы гамәлләр кылырга тиеш, бүген без шәһәрне яшелләндерүдә катнаштык һәм балаларга матур агачлар арасында, чиста территориядә булу шатлыгын бүләк иттек”, – дип билгеләде урманчылар.


31
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ләйсән Хәйруллина "Росинка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Урман дәресе" уздырды. Бүген балалар янгын чыгу куркынычы янаган чорда урманда үзеңне ничек тотарга, агачны ничек утыртырга кирәклеге турында, шулай ук мәктәп урманчылыклары турында белде. Дәрес барышында балаларда экологик үзаң формалаштыруга нигезләнгән программалар белән тәрбиячеләр чыгышы каралды. Шулай ук мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар табигать саклау тематикасына җырлар, шигырьләр һәм кыска театральләштерелгән чыгышлар ясады. Сүз уңаеннан, Авиатөзелеш районының Кадыш поселогында урнашкан 22 номерлы "Росинка" балалар бакчасы экологик һәм табигать саклау тематикасына юнәлеш алган. Балаларда кече яшьтән үк әйләнә-тирә мохиткә һәм урман ресурсларына сакчыл караш тәрбиялиләр.

Иҗтимагый советның чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Ветераннар советы әгъзасы Е.А.Гуськов рәислегендә узды. Утырышта урман корылышы, урман торгызу, урман-орлыкчылык һәм питомник хуҗалыгына бәйле темалар күтәрелде. 


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген министр Равил Кузюров рәислегендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы фәнни-техник советының киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге чара – урман хуҗалыгында фәнни якын килү белән гамәли белемнәрнең синтезы ул. Биредә урманчылык технологиясендәге заманча алымнарның өстенлекләре турында сөйләштеләр. Утырыш эшендә Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе вәкилләре, КФУ һәм КДАУ галимнәре, урман хуҗалыгы ветераннары, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аппараты белгечләре һәм ведомство буйсынуындагы "Урманчылык" учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Утырыш барышында биотехнологияләргә зур игътибар юнәлтелде. Асылда, "Өйрәнү-сынау Саба урман хуҗалыгы" ДБУ Татарстан Республикасы урманнарында заманча методларны кулланып, иенке каенның югары продуктлы формаларын сайлап алу темасын белдерде. Шулай ук башка перспективалы темалар һәм фәнни-җитештерү эшләнмәләре турында, шул исәптән "in-vitro клоннары колекциясе – Татарстан Республикасы урманнарында сайлап алынган сабаклы имәннең кыйммәтле генотипларын булдыру" хакында да сөйләштеләр. Әлеге программа плюс агачларын ачыклауга, алга таба аннан сыйфатлы утырту материалы үстерү өчен әлеге агачларның биоматериалын сайлап алуга юнәлдерелгән. Әлеге проектны эшләү Татарстанның урман фондын яхшыртуга ярдәм итәчәк.

"Татарстанда хәзерге вакытта өч плоидлы усак (клонлаштырылган) плантацияләре бар. Клонлаштырылган агачларны өйрәнү күрсәткәнчә, әлеге новаторлык ысулы югары җитештерүчәнлекле, суыкларга һәм төрле чирләргә каршы торучын утырту материалын үстерергә булыша. Өч плоидлы усак шулай ук үсеш дәрәҗәсе буенча да лидерлыкта, дип билгеләде үзенең чыгышында "Инвинтро" микроклональ вегетатив үрчем лабораториясе директоры урынбасары Н.А.Ханов.

Фәнни-җитештерү эшләнмәләреннән тыш, советта катнашучылар республикада кертү зарурлыгы булган актуаль юнәлешләр хакында да сөйләште. Утырыш барышында шулай ук "Татарстан Республикасында сабаклы имәннең һәм вак яфраклы юкәнең катнаш утыртмаларын саклау һәм оптимальләштерү" Россия-алман проектын тормышка ашыру кебек темаларга да тукталдылар.

Утырышны тәмамлап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров конструктив даилог өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм әлеге эшләнмәләрнең урман хуҗалыгында киң кулланылыш табачагына ышаныч белдерде.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 28 маена карата ясалма урман торгызу эшләре тулысынча тәмамланды. Урман культуралары булдыру, катнаш рәвештә урман торгызу (бер кишәрлектә табигый һәм ясалма утыртмаларны катыштыру), урман культураларын тулыландыру, питомникларга орлык чәчү кебек эшләр башкарылды. Татарстанның 31 урманчылыгында урман культуралары булдыру эшләре тулы күләмендә гамәлгә ашырылды. Шулай ук эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмаларын булдыру эше дә төгәлләнде.

Республикада язгы урман-культура эшләре календарь планы нигезендә башланган иде һәм язгы урман-культура сезонында оптималь агротехника чорында тәмамланды.

Зәй районының Якты күл авыл җирлегендә элеккеге чүплек полигоны территориясендә агачлар утыртылды. "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре 4 гектардан артык җирне яшелләндерде. Элеккеге каты көнкүреш калдыклары полигоны Зәй шәһәреннән 15 чакрымда урнашкан. Әлеге чаралар экологик торышны яхшырту һәм рекультивация эшләре уздыру максатларында гамәлгә ашырыла. Бүген биредә ябык тамыр системасы белән Европа чыршысы һәм Себер карагачы утыртылды. Билгеләп узарга кирәк, әлеге территориядә әзерлек эшләре уздырылды, асылда грунт кертелде. Утырту материалы сыйфатында ябык тамыр системасы белән җитештерелгән үсентеләр кулланылды, чөнки аларны барча вегетация чорында утыртырга ярый.

"Әлмәт урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре, "Альметьевнефть" НГТИ хезмәткәрләре белән берлектә, республиканың "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясендә катнашты. Миңнебай кишәрлеге урманчылыгының 168 кварталында территория каты көнкүреш калдыкларыннан һәм төзелеш чүпләреннән арындырылды. Бу урындагы санкцияләнмәгән чүплекләр тулысынча тәртипкә китерелде, 12 куб. м. күләмендә калдыклар каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгарылды. "Әлеге акциядә катнашып, без урманнардагы санитар-экологик торышны яхшыртабыз, моны аңлавы – күңелле", – дип билгеләде урманчылар.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 3: Саба, Кызыл Йолдыз һәм Тәтеш урманчылыкларыннан 42 лот белдерелде.

Аукционда җиңүчеләр белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.


25
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров көллиятнең мөгаллимнәр коллективын һәм студентларны яңа директор – Р.Ф. Фәхраҗиев белән таныштырды. Бу вазыйфага кадәр Рим Фазыл улы Кукмара районының Лубян авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән иде.

Көллиятнең элеккеге директоры А.М. Данилов яңа эш урынына күчүгә бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде. Киңәшмәдән соң яңа билгеләнгән директор Р.Ф. Фәхраҗиев көллият коллективы белән планерка уздырды, биредә үзенең урынбасарлары белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алышты һәм киләчәк перспектива өчен планнар билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International