“М.Е. Сергеев ис. Нурлат гимназиясе” МАБУ мәктәп урманчылыгы әле күптән түгел, 2015 елның октябрендә генә оештырылды. Мәктән урманчылыгының җитәкчесе – Фәнис Гаязов, технология укытучысы. Мәктәп урманчылыгында катнашучылар – 6-8 сыйныф укучылары. Гамәли һәм сынап-тикшереп карау эшләрен алып бару өчен “Нурлат урманчылыгы” ДКУ урман фондыннан аларга гомуми мәйданы 50 гектар булган урман кишәрлеге бүлеп бирелде.
Шушы көннәрдә Нурлат урманчылыгында эшләүчеләр, шәһәр гимназиясенең шефлыкка алынган Мәктәп урманчылыгы белән берлектә Чияле-Аланлы кишәрлеге урманчылыгы аша үтә торган юл буендагы агачларга 20 артык сыерчык оясы элеп чыктылар.
Ояларны гимназия укучылары хезмәт дәресләрендә Фәнис Гаязов җитәкчелегендә әзерләгәннәр.
Директор Афанасий Данилов студентларны көллият кунаклары – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы иҗтимагый совет рәисе Евгений Гуськов һәм Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов белән таныштырды.
Урман хуҗалыгы ветераны Евгений Александрович Гуськов урман хуҗалыгы техникумында узган студент еллары, үзенең һөнәри юлы турында сөйләде, заманча урман хуҗалыгын үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты һәм хәзерге студентларга үзенең киңәшләрен бирде.
Рослесинфоргның Казан филиалы директоры Айрат Якупов үз оешмасының эш юнәлеше турында сөйләде, студентларны җитештерү тәҗрибәсенә чакырды.
Республиканың уку йортларында Урман дәресләре уза. “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторларыннан бертуган Бубыйлар исемендәге “Иж-Бубый” МДБУ укучы балалар урман һәм аның кеше өчен файдасы турында бик күп мәгълүмат белделәр.
Тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин үз чыгышында билгеләп узганча: “Әгәр дә безнең борынгы ата-бабаларыбыз урманнан яшәр өчен файдаланырга мәҗбүр булган булса, хәзерге урманчылар өчен исә аны торгызу чоры килеп җитте. Урманчыларга агач утыртуда һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен республикада елга ике тапкыр – язын һәм көзен – “Урман утырту көне” акцияләре уза”.
Дәрестән соң “21 март – Халыкара урман көне” анкеталары таратылды, барлык катнашучылар да аларны зур теләк белән тутырды, үзләренең урман һәм аны саклаучы кешеләр турында белемнәрен күрсәтте.
Алар Буаның берничә мәктәбендә булдылар. Лекцияләр барышында “Зөя буйлары” ДТКТның 2 категорияле белгече Л.Зарипова мәктәптә укучыларга су саклау зоналары, аларның башка территория зоналарыннан аермасы, хуҗалык эшчәнлеген чикләү зарурлыгы хакында сөйләде.
Лекциядән соң викторина уздырылды, актив катнашучы укучыларга тыюлык бүләкләре тапшырылды.
Әхмәдулла Һади улы Газизуллин – атаклы галим-урманчы, Югары мәктәпле халыкара фәннәр академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы.
Әхмәдулла Газизуллин 2000 елда Казанда Дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе карамагында урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе була. 2002 елда урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана, соңыннан кафедра урманчылык һәм урман тармагы икътисады кафедрасы итеп үзгәртелә. Ул Татарстан урманнарында тоташ булмаган кисүләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча зур фәнни эш башкара. Урманнарны прогрессив тоташ кисүләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була.
2010 елда академик А.Һ. Газизуллин җитәкчелегендә, Саба урман хуҗалыгының укыту-сынаулар үткәрү базасында 13 фәнни эш башкарыла, аларның икесе Санкт-Петербургның урман-техника академиясе галимнәренеке.
Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә in vitro фәнни лабораториясе оештырылды һәм усакларның кыйммәтле генотип токымнарының утырту материалларын клонлаштыру нигезендә тәҗрибәле урман плантацияләре булдыру эше башкарыла.
Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, ябык тамыр системасы белән үсентеләр үстерү буенча заманча комплекста беренче ротация – 4 миллион данә гади нарат орлыкларын чәчү эшләре башланды.
Утырту материаллары теплицада май аена кадәр үсәчәк. Нәкъ менә шул чорда алар таратыла башлый да: урман хуҗалыгында урман-утырту эшләре үткәрелә. 15 сентябрьгә кадәр таратып бетерелмәгән материаллар теплицалардан кырларга, үстереп бетерү өчен утыртылачак.
Халыкара урман көнендә Казан дәүләт аграр университеты студентлары каршында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин ачык лекция белән чыгыш ясады. “Бүген сезгә чын урманчы килде: мин гомерем буе урман хуҗалыгы системасында эшләдем”, – дип башлады үзенең чыгышын Харис Гайнетдин улы. Ул урманнарның әһәмияте, урман хуҗалыгында эшләүчеләргә карата нинди таләпләр куелуы турында җентекләбрәк сөйләде, студентларның игътибарын урманчыга йөкләнгән җаваплылыкның бик зур булуына юнәлтте. “Мин үз хезмәткәрләремә һәрчакта да: “Урманда эшләргә кирәкми, урманга хезмәт итәргә кирәк. Урман – теләсә нинди җирлекнең каркасы ул, әгәр дә син аны киссәң яки тиешле итеп утыртмасаң, шул рәвешле ул 150 ел үсәчәк. Кеше дөрес булмаган карар кабул итә икән, аның хатасы җир йөзендә 150 ел яшәячәк. Шулай булгач, ватанга хезмәт урманны кайгыртудан башлана”.
Лекциясенең азагында Х.Г. Мусин анда катнашучыларның барысын да Халыкара урман көне белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.
Татарстан Радиосының “Яңа көн” мәгълүмат чыгышында Харис Мусин радио тыңлаучыларны Халыкара урман көне белән котлады һәм Җир экологиясе өчен урманнарның әһәмияте турында, бәйрәмнең тарихы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яклау һәм үрчетү буенча инициативалары хакында сөйләде.
Министрның беренче урынбасары Х.Мусин радио тыңлаучыларның сорауларына да җавап бирде.
2012 елда БМОның Генераль Ассамблеясы урманнарны саклауның әһәмияте турында искәртү өчен 21 мартны Халыкара урманнар көне буларак игълан итте. Әлеге проблема дөньядагы барлык илләр өчен дә бүген әһәмиятле экология бурычлары арасында тора.
Әле кайчан гына урманнар җәмәгатьчелек аңында агач алу һәм ял итү урыны буларак кына чагылыш таба иде. Соңгы дистә ел эчендә кешелек үсешен тотрыклы итү һәм аның көнкүрешендә экология иминлеген тәэмин итүнең глобаль факторы буларак карала башлады, чөнки урман атмосферага чыккан зарарлы матдәләрне эшкәртү, су җыентыкларын җайга салу һәм чистарту буенча төп механизм, эрозияне бетерү, туфракның уңдырышлылыгын саклау һәм арттыруның нәтиҗәле чарасы булып тора. Планетада климат формалаштыруда да урманнар актив катнаша, аны кислород белән тәэмин итә. Урмандагы бер гектар җир бер сезонда 10 тонна углекислоталы газ йота. 2015 елның ноябрендә климат үзгәрүләренә багышланган Париж конференциясе резолюциясе боларның барысын да тагын бер кат раслады.
Татарстан Республикасы Идел буеның башка төбәкләре белән чагыштырганда урманнарга ул хәтле бай түгел, ләкин югары дәрәҗәле инвестицияләргә ия, шулар ярдәмендә урманнар белән идарә итү системасын камилләштереп, Европадагы иң зур Урман селекция-орлыкчылык үзәге, Алабугада һәм Сабада яңа агач эшкәртү предприятиеләре төзелде. Ләкин республикадагы урманчыларның төп бурычы – булган урман ресурсларын сакларга һәм яңаларын үрчетергә. Соңгы биш ел эчендә генә дә 20 мең гектарда яңа урман утыртмалары утыртылды. Шушы чорда урман янгыннарына юк куелмады.
Безгә, Татарстан урманчыларына, хәзерге вакытта да, киләчәктә дә урманнарның торышы барыбер түгел. Нәкъ менә шуңа күрә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарны саклау буенча барлык инициативаларга актив кушыла.
Ни өчен соң Халыкара урманнарны яклау көне итеп нәкъ менә 21 март көне сайлап алынган? Шушы көнне Көньяк ярымшарда көзге көннәр һәм Төньяк ярымшарда язгы көннәр тигезләшә, шуңа күрә, традиция буенча, бу көн язның беренче көне булып санала һәм яңа тормыш һәм башлангычларның символы булып тора.
Шулай булгач, яз һәм урман бәйрәме белән сезне, хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген Байлар Сабасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РСФСРның Атказанган урманчысы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә багышланган Өстәл теннисы буенча XV ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларын ачу тантанасында катнашты.
Тантанада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Россия Өстәл теннисы федерациясе рәисе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе президенты Айнур Айдельдинов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Рәсми тантана өлеше башланганчы шунда җыелганнар Ростов-на-Донудагы авиаһәлакәттә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бу ярышларда катнашу – остарак спортчыларның күнекмәләре белән танышу өчен бик әйбәт мөмкинлек, диде Игорь Левитин. Ул ассызыклаганча, турнирга илнең иң яхшы теннисчылары килгән, шул исәптән өстәл теннисы буенча Россия җыелма командасы вәкилләре дә.
Шулай ук И. Левитин искәрткәнчә, 1-2 ел дәвамында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасы Өстәл теннисы федерациясе белән бергәләп, республика районнары өстәл теннисы белән шөгыльләнүчеләрне кирәкле спорт инвентаре белән тәэмин итә.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларны турнир ачылу белән котлады һәм, Татарстан өчен мондый чемпионатны кабул итү зур мәртәбә, дип ассызыклады. Барлык катнашучыларга да уңышлар һәм зур җиңүләр теләде. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады, шуннан соң теннисчылар ярышларга кереште.
Искәртәбез, Өстәл теннисы буенча XV бөтенроссия ярышлары 2016 елның 18 – 20 мартында барачак. Барлыгы Россиянең 22 төбәгеннән 263 спортчы катнаша.
(ТР Президентының матбугат хезмәте)