ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

    Урманчылар балаларны урман паркларының берсенә чакырдылар һәм аларга урманның кеше тормышы өчен әһәмияте, урманнарда яшәүче кошлар турында сөйләделәр.

Сарсак-Омгинск лицеенда укучы балалар тарафыннан ясалган сыерчык ояларын элеп  һәм кошлар өчен җим салып, балалар паркта әле бик озак булдылар һәм үз фотоаппаратлары белән селфи ясадылар.  Очрашу азагында Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе урынбасары В.Л. Ишморатов балаларга урманга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм барысына да “Аленка” шоколады таратып чыкты. Әле шунысы да кызык: “Аленка” шоколады шундый ук исемле өч кызга эләкте, бу балаларда тагын да зур сөенеч уятты.

Казан ярминкәсе мәйданында WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча Төбәк эшче һөнәрләр чемпионаты Россия сәнәгатенең югары технологияле тармакларында хезмәт куючы яшь эшчеләр ярышы узды.                                                                                                                       

Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 684 кеше катнашты. Чара 6 максатчан блок буенча 56 вәкаләттә узды: төзелеш, сәнәгать, ИТ, хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн. Осталыкны 577 эксперт бәяләде. Барлыгы 110 комплект медаль уйнатылды.

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ “Ландшафт дизайны” вәкаләте буенча ике команданы танытты. Бирелгән техник бирем нигезендә командалар шартлыча парк ясады, анда аларга клумба салырга һәм аны чәчәкләр белән бизәргә, юлларны тротуар плитәләре белән салырга, агач түшәмә корырга, декоратив агачлар һәм куаклыклар утыртырга кирәк иде. Безнең командаларның көндәшләре буларак Казан һәм Мәскәү өлкәсе командалары катнашты. Эшләрне бәяләгәндә башкарыла торган эшләрнең сыйфаты, башкаручанлык, куркынычсызлык техникасын үтәү һәм командада эшләү сәләте исәпкә алынды.

Ярышларның соңгы көнендә чемпионат мәйданына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстандагы башка министрлык һәм ведомство җитәкчеләре килде.

“Яшь профессионаллар” төбәк чемпионатын ябу тантанасы “Пирамида” күңел ачу комплексында узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Лубян урман-техника көллияте” студентларының Рүзил Закиров һәм Мария Мохова составындагы командасы  призлы өченче урынны, ә Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева составындагы командасы призлы икенче урынны яулады. 

(Лубян урман-техника көллиятенең белем бирү-җитештерү эше буенча директор урынбасары В.А.Кульгеев хәбәре буенча)

2016 елның 13 апрелендә Санкт-Петербургның С.М.Киров исемендәге дәүләт урман техника университетында “Россия урманнары: сәясәт, сәнәгать, фән, мәгариф” темасына фәнни-техник конференция узды, ул Россия Федерациясенең атказанган урманчысы, проф. Ф.В.Әһлиуллинга багышланды. Конференция эшендә урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Мусин Харис Гайнетдин улы катнашты, ул “Россия урманнары: сәясәт, сәнәгать, фән, мәгариф” темасына доклад белән чыгыш ясады.

Конференциянең максаты заманча икътисад торышы шартларында урман сәясәтендә, сәнәгатендә, фәне һәм мәгарифендәге актуаль проблемалар турында сөйләшү һәм аларны хәл итү юлларын эзләүдән гыйбарәт булды.


16
апрель, 2016 ел
шимбә

Министрлык командасы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары командалары белән очрашты.

Безнең егетләр ТР Төзелеш министрлыгын ышанычлы җиңеп, волейбол ярышларының икенче турына үттеләр.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

06.04.2016

Татарстан Республикасының Спас һәм Арча районнарында Халыкара кошлар көнен билгеләп уздылар. “Спас” һәм “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыклары белгечләре Спас районының “Колосок” балалар бакчасы” МББТУ һәм Арча районының “Кояшкай” балалар бакчасы” МББТУ бәйрәмнәрендә катнаштылар. Тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар канатлы дусларны каршы алырга әзерләнгәннәр – оялар ясаганнар. Тыюлыклардагы белгечләр балаларга табигатьнең һәм әйләнә-тирәдә булган һәр тереклекнең әһәмияте турында сөйләделәр, “Чишмәгә ярдәм итик” дәресен, “Кошны кем тизрәк җыяр” конкурсын, “Табигатьне саклагыз” викторинасын үткәрделәр. 

Балалар безнең якларда тереклек итүче, кышлаучы һәм җылы якларга очып китүче кошлар турында бик белемле булып чыктылар, аларны тавышларыннан аеру сәләтләрен күрсәттеләр. Кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара азагында барлык катнашучыларга да истәлекле дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

 


1
апрель, 2016 ел
җомга

Алардан 486,1 кг – ылыслы токым, шул исәптән 335,3 кг – гади нарат, 97,8 кг – Европа чыршысы, 53 кг – Себер карагачы һәм 10 кг яфраклы токым – вак яфраклы юкә.

Орлыкларның сыйфат анализы үткәрелде: әзерләнгән орлыкларның гомуми күләменнән 90%ы беренче сыйфат классына карый, 10%ы – икенче класска. Күркә киптергечләрдә күркәләрнең орлыкларны алына, алар канатсызландырыла, төрле кушылмалардан чистартыла һәм кирәкле дымлылыкка җиткәнче киптерелә.

“Минзәлә урман хуҗалыгы” ТР ДБУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ТР ДБУ хуҗалыкларында ылыслы токым орлыклары барыннан да күбрәк әзерләнде – тиешенчә, 168 һәм 146,3 кг.


25
март, 2016 ел
җомга

Урман ресурсларының әһәмияте, урман турында кызыклы фактлар һәм анда тереклек итүчеләр турындагы лекцияләрдән тыш, урманчылар, бүләкләр һәм Мактау грамоталарын тапшырып, “Урманны янгыннардан саклагыз” дигән плакат конкурсын оештырдылар. Иң яхшы плакатлар якынлашып килүче янгын куркынычы чорында күрсәтмә агитация буларак файдаланылачак.

 

Уеннар, кроссвордлар, ребуслар, кошларның тавышларын тану, табышмакларга җаваплар табу боларның барысы да укучылар белән тамашачылар өчен мавыктыргыч һәм кызыклы булды, алар кошлар, аларның табигатьтәге роле, канатлы кошларга ярдәм кирәклеге хакында бик күп яңалык белделәр.

Чара азагында викторинага һәм “Безнең дуслар өчен йорт” дигән сыерчык оялары конкурсына йомгак ясалды. Иң активларга дипломнар һәм барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Аксубай урманчылыгында тулы бер пропаганда десанты оештырылды: урман культуралары инженеры Марсель Моратшин, кишәрлек урманчылары Алексей Данилов, Илдар Хәмидуллин, Николай Горбунов – Аксубай муниципаль районындагы гимназияләрдә һәм мәктәпләрдә булдылар, анда Урман дәресләре үткәрделәр, балаларга үзләренең хезмәте һәм урманнарның файдасы турында сөйләделәр. Укучыларның күп кенә сорауларына җавап биреп, аларны булган урманнарны сакларга, ял вакытында урманнарда булу кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Буа шәһәре кубогына барган ярышларда 25 балыкчы катнашты. Күзәтүчеләр буларак ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы урынбасары, “Зөя буйлары” ДТКТ башлыгы И. Гыйбадуллин һәм ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә 1 категорияле белгеч Н. Белов катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан алар катнашучыларны “Балык тоту максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләре” белән таныштырдылар.

Ярышларда тәҗрибәле һәвәскәр балыкчы Рөстәм Галиәкбәров җиңде, ул 2 кило да 750 грамм балык тотты. Җиңүче балыкчыларга тыюлык белгечләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International