ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2014 ел
җомга

2014 елның июненнән сентябренә кадәр Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты округка кергән барлык РФ субъектларында “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” 28.12.2013  415-ФЗ федераль законы кагыйдәләренең үтәлеше буенча киңәшмәләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә.

Беренче региональ киңәшмә Казанда үткәрелде. Анда катнашучыларны министрның беренче урынбасары Харис Мусин тәбрикләде. Киңәшмәдә шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Хокук идарәсе башлыгы Иван Советников, “Рослесинфорг” федераль идарәсе генераль директоры урынбасары, 28.12.2013  415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен тормышка ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, ИбФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашты.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына шактый мөрәҗәгатьләр кергән. Шул сәбәпле, киңәшмәнең төп максаты булып 28.12.2013  415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен агач ташу, маркалау, сату-алу белән шөгыльләнүче агач әзерләүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә, аны экспортлаучыларга аңлату, закончалык кагыйдәләрен куллануның бердәм практикасын формалаштыру тора.

Тыюлык башлыгы А.Г.Фәйзуллин белән бергә журналистлар ТР Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр яши торган урыннарга бардылар, табигать саклау законнарының һәм аерата саклау режимының үтәлешен тикшерү буенча рейдларда катнаштылар. Командировка вакытында җыелган материаллар ТЯГ телекомпаниясенең “Яшәү тирәлеге” программасында кулланылачак.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нефть саммиты 14нче тапкыр үткәрелә, шуның 5нчесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итә. Чарада нефть чыгару компанияләре җитәкчеләре һәм нефть чыгару районнарының хакимият башлыклары катнаша. 2014 елга саммитта тикшерелә торган сораулар арасында – Татарстанның ягулык-энергетика комплексын 2006-2020 елларда үстерү программасы, скважиналар төзүдә яңа технологияләр иңдерү тәҗрибәсе, пластларның нефть бирүчәнлеген күтәрүдә яңа технологияләр куллану һәм башкалар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм В.Д.Шашин ис. “Татнефть” ААҖ арасында 12677.65 га урман кишәрлекләрен арендалау турында 187 килешү төзелгән. 12677.65 га тулай мәйданда урманнарны үзләштерү проектларына 186 уңай дәүләти экспертиза нәтиҗәсе чыгарылган.

Закон проекты концепциясе үрнәк килешү формасын урман кишәрлекләрен арендалауның типовой килешүенә алыштыруны күздә тота. Форманың элеккеге киңәш бирү характеры, һәм, нәтиҗә буларак, аны куллануның мәҗбүри булмавы урманнардан файдалану буенча бердәм дәүләт политикасын тиешенчә тормышка ашырырга мөмкинлек бирми иде.


3
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 3 июлендә Петрозаводскида БДБ илләре вәкилләре урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр.

Утырышта Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан республикаларыннан, Россия Федерациясеннән делегацияләр, шулай ук БДБ Башкарма комитетыннан, БДБ Урман тармагы профсоюзларыннан вәкилләр, чакырылган кунаклар катнашты.

Утырышны Совет рәисе, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов ачып җибәрде.

Утырышта катнашучыларны Карелия Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры В.Ф.Чикалов тәбрикләде.

Көн тәртибенә ярашлы рәвештә БДБ илләренең урман хуҗалыгы һәм урман индустриясе өлкәсендә 2020 елга кадәр хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре тикшерелде.

Беларусь делегациясе БДБ илләренең утырту материаллары үстереп сату, урман хисабы эшләрен үткәрү буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтү буенча берничә анык тәкъдим кертте. Россия делегациясе урман хуҗалыгы өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне координацияләү өчен уртак эш төркемнәре төзергә киңәш итте.

БДБ урман тармагы эшчәннәре профсоюзлары федерациясе игътибарны “кеше капиталын” үстерүгә, социаль стандартлар, заманча кадрлар әзерләү һәм осталык арттыру системаларын булдыруга, кеше потенциалын инвестицияләүгә һәм лаеклы эш шартлары булдыруга юнәлтте.

Казахстан делегациясе БДБ урман фондына юлдаш мониторингы белешмәләрен урманнарны саклау максатларында уртактан файдаланырга тәкъдим итте.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә Совет уртак карарлар кабул итте, киләсе елга эш планын билгеләде.

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тармак оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибенә “Кастамону Интейгред Вуд Индастри” заводы мәйданнарына республиканың урман хуҗалыкларыннан агач ташу мәсьәләсе куелган иде.

Урманчылык җитәкчеләре һәм “Урман” дәүләти-бюджет оешмалары директорлары министрга үз оешмаларында агач әзерләүнең барышы һәм агачны Урман транспорт компаниясе сортиментовозлары белән ташу турында сөйләделәр.

Киңәшмә 4 июньдә 10.00дә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы һәм Идел буе федераль округы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә үткәрелә. Анда Рослесхозның, “Рослесинфорг” федераль предприятиесенең, ТР буенча МВДның җаваплы хезмәткәрләре катнашачак

2014 елның 3 июлендә Петрозаводскида БДБ илләре вәкилләре урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын тикшерделәр.

Утырышта Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан республикаларыннан, Россия Федерациясеннән делегацияләр, шулай ук БДБ Башкарма комитетыннан, БДБ Урман тармагы профсоюзларыннан вәкилләр, чакырылган кунаклар катнашты.

Утырышны Совет рәисе, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары А.В.Панфилов ачып җибәрде.

Утырышта катнашучыларны Карелия Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры В.Ф.Чикалов тәбрикләде.

Көн тәртибенә ярашлы рәвештә БДБ илләренең урман хуҗалыгы һәм урман индустриясе өлкәсендә 2020 елга кадәр хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре тикшерелде.

Беларусь делегациясе БДБ илләренең утырту материаллары үстереп сату, урман хисабы эшләрен үткәрү буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтү буенча берничә анык тәкъдим кертте. Россия делегациясе урман хуҗалыгы өлкәсендә икеяклы хезмәттәшлекне координацияләү өчен уртак эш төркемнәре төзергә киңәш итте.

БДБ урман тармагы эшчәннәре профсоюзлары федерациясе игътибарны “кеше капиталын” үстерүгә, социаль стандартлар, заманча кадрлар әзерләү һәм осталык арттыру системаларын булдыруга, кеше потенциалын инвестицияләүгә һәм лаеклы эш шартлары булдыруга юнәлтте.

Казахстан делегациясе БДБ урман фондына юлдаш мониторингы белешмәләрен урманнарны саклау максатларында уртактан файдаланырга тәкъдим итте.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә Совет уртак карарлар кабул итте, киләсе елга эш планын билгеләде.


2
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Олы юл буйларында кече архитектура формалары корылмаган булса, урман котсыз күренә. Урманчылык белгечләре ел саен шундый корылмаларны булдыру буенча зур эшләр башкаралар. Беседка кебек кечкенә шундый объектны кору да шактый катлаулы: ул уңайлы урында торырга тиеш, аның янына янгынга каршы аншлаг һәм чүп контейнеры куелырга тиеш. Озын юлдан соң анда ял итүчедә урман яланына шундый конструкция корып куйган урманчыларга карата рәхмәт хисе уянырга тиеш.

2013 елда участок урманчылыкларында 135 уңайлыклы ял урыны корылган иде. Быел ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевтан раслатуга табигый стильдә эшләнгән шундый 130 яңа кече архитектура корылмасы проекты кертелде.


1
июль, 2014 ел
сишәмбе

Халыкара Вәкиллек Үзәге һәм “Экономическая политика России” журналы “Россия яңалыклары” иҗтимагый белешмәләр агентлыгы булдыралар. Сайты – www.kremlinrus.ru

“Россия яңалыклары” агентлыгы региональ һәм муниципаль хакимият органнарының киң җәмәгать дискуссиясен үстерү буенча гамәли казанышлары турында белешмәләрне җәмәгать башлангычларын дәүләтнең социаль-экономик политикасының бер өлеше белән үзара килештерү максатыннан бушлай урнаштыра.

“Россия яңалыклары” илнең кадрлар потенциалын тулыландыру, яңарту һәм хакимият структураларына әзерлекле, максатка омтылучан һәм һөнәри осталыклы кешеләр китерүнең өстәмә механизмнарын эшләп чыгару өчен өстәмә ресурс булып тора.

Контакт белешмәләре: +7(495)201-45-82, +7(495)201-64-87, E-mail: proffnat@kremlinrus.su


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International