ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Апас районы Буа урманчылыгына караган Табар-Черкене мәктәп урманчылыгы әгъзалары кошларга каты суыкларда исән калырга булышалар. Мәктәп кишәрлегендә балалар канатлы дуслар өчен урман белгече Иван Михайлович Иванов белән бергә җимлекләр ясап элделәр. Урман белгече аларга агачларның бозланып катуы аркасында урман кошларының азык таба алмавы, күп кенә кошларның кешеләр янына очып килүе, чөнки аларга монда азык табарга җиңелрәк булуы турында сөйләде.

Кыш көне кошларны көн саен ашату – аларны коткару гына түгел, тере табигатьне күзәтү мөмкинлеге дә, балаларда тере табигатькә сак караш тәрбияләү алымы да ул.


5
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Министрның беренче урынбасары Харис Мусин һәм министр урынбасары Рәмил Мәхмүтов министрлык белгечләре һәм тармак оешмаларының баш бухгалтерлары катнашында киңәшмә үткәрделәр.

Урманчылык дәүләти казна оешмаларының һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмаларының 2013 елгы эш йомгаклары буенча баланс комиссияләре эшен башлау алдыннан баш бухгалтерлар махсус оешмаларда комплекслы урманчылык чараларын үтәү буенча үзара тикшерү үткәрергә, шуның нәтиҗәләре буенча оешмалар эшенә анализ ясарга, җитешсезлекләрне һәм резервларын ачыкларга тиеш булачаклар. Киңәшмәдә һәр бухгалтерга документлар пакеты һәм эшне нәтиҗәле башкару буенча методик киңәшләр тапшырылды.

Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе эскизлары буенча әзерләнгән православие храмнары бураларын бурау йомышы буенча “Кама урманчылыгы” һәм “Кама урманы” дәүләти казна оешмалары Мамадыш районы Албай авылы чиркәвенә нигез салдылар. 20 ниргәле төп бура буралды. Идән һәм түшәм өчен ылыслы агачлардан такта ярылды.

“Кызыл Йолдыз” урманчылыгы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” идарәсе Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылындагы чиркәүне торгызу өчен 7 м биеклеге, 23 ниргәле төп бураны бурап бетерде.

“Әлмәт” урманчылыгы һәм “Альметлес” идарәсе Яңа Чишмә районы Ленино авылындагы чиркәүне торгызу өчен 150 кубометр агач әзерләде. Хәзерге вакытта төп бура өчен 5 ниргә буралган, идән һәм түшәм өчен агач әзерләнә.


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Азнакай шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә “Чатыртау” тыюлыгы белгечләре “Туган як урманы – табигать хәзинәсе” дигән темага брейн-ринг үткәрде. 6-8 класс укучылары урманчылык һәм экология буенча белемнәрен күрсәттеләр, командаларда катнашучы иң яхшыларга призлар бирелде.

2014 елның 21-24 апрелендә Санкт-Петербургта “Өмет меридианы” дигән IV Бөтенроссия экологик кинофестивале уздырыла, аңа 2011 елда Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы һәм Санкт-Петербург кинематографистлар берлеге нигез салган иде. Чара гражданнар игътибарын уңайлы әйләнә-тирәлекне саклау проблемаларына юнәлтү, илнең экология темасына фильмнар төшерүче кинематографистларын берләштерү, дөньяга экологик караш һәм экологик культура тәрбияләү максатында үткәрелә.

Кинофестиваль кысаларында балалар һәм үсмерләр киносы конкурсын һәм Икенче регион-ара фәнни-практик конференциясен үткәрү ният ителә.

Конкурста катнашуга экологик юнәлешле фильмнар төшерүче кинематографистлар, тележурналистлар, балалар һәм үсмерләр чакырыла. Фестивальдә катнашуга гариза формасы һәм конкурс регламенты

 http://dsc.nw.ru/pages/press_centr.files/KF_MeridanNadeghd_4.htm юнәлтмәсендә.


2
февраль, 2014 ел
якшәмбе

1971 елның 2 февралендә Иранның Рамсар шәһәрендә халыкара әһәмияткә ия булган Сулы-сазлы җирләр конвенциясе кабул ителгән, ул Рамсар конвенциясе дип тә атала. Шуның хөрмәтенә ел саен Халыкара сулы-сазлы җирләр көне билгеләп үтелә.


1
февраль, 2014 ел
шимбә

Тыюлык белгечләре Идел буенда йөкләр һәм товар ташуның тарихи юлы буйлап эт җигеп узучы “Волга-Квест” спортчыларын тантана белән каршы алдылар.

Маршрутның озынлыгы – 640 км. Җиде ярышчы 25 январьда Тольяттидан юлга чыккан. Болгарга кадәр Германиядән килгән, юлга иң алдан чыккан Сильвия Футваенглер гына килеп җитә алды. Бүтән катнашучылар дистанцияне ташлаган. 37 градус суыкка һәм каршы искән җилгә чыдавы каюрларга да, этләргә дә кыен булган.

Кыска гына ялдан соң спортчылар билгеләнгән маршрут буенча сәфәрләрен автомашиналарда дәвам иттеләр.


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Россия Табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской әзерләнгән агачны һәм аны сатуны исәпкә алу буенча Рослесхоз белгечләре төзегән мәгълүмәт порталын сынады. Аның фикеренчә, порталның эш алгоритмы гади һәм аңлаешлы.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Күчмә киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратыннан, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаментыннан, Идел буе ФО Генераль прокуратурасы идарәсеннән, Россия Федераль куркынычсызлык службасыннан, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе региональ үзәгеннән, Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе ФО буенча баш идарәсеннән, Идел регион-ара табигать саклау прокуратурасыннан, Россия Табигать күзәтчелегенең Идел буе ФО департаментыннан, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе ФО чикләрендәге тармак оешмаларыннан вәкилләр, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Министр Наил Мәһдиев Берләшкән Милләтләр Оешмасының Индустриаль үсеш проектының (ЮНИДО - UNIDO – United Nations Industrial Development Organization) Россиядәге милли координаторы Борис Мельничук белән очрашты.

Очрашу барышында республика районнарының Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларының су саклау зоналарында, Вятка һәм Зөя яр буйларында урнашкан территорияләрендә урман үстерү чаралары проекты тикшерелде. Яр буен саклау полосаларында булдырыла торган яңа урманлыклар ярларны эрозиядән саклаячак һәм сулык ярларында экосистема формалашуга ярдәм итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International