ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2013 ел
сишәмбе

Тәтештә мәктәпкәчә тәрбия оешмалары хезмәткәрләренең зона семинары узды. Семинар программасына «Долгая Поляна» ДТКЗына экскурсия кертелгән иде. Биредә семинарда катнашучылар заказник хезмәткәрләренең экология-туган якны өйрәнү буенча эшчәнлеге белән танышты. “Әкият” экологик агитбригадасында тәрбияләнүчеләр кунакларга табигатьне саклау буенча программа күрсәтте, туган як турында шигырьләр сөйләде.

       Семинарда катнашучылар -  “Эко – “Яшел флаг” мәктәпләре” программасы координаторы О. Мадисон, “Урманны өйрәнү” программасы Халыкара координацион үзәк менеджеры Нина фон Реесли (Норвегия), Россия Федерациясе һәм Татарстан шәһәрләренең мәктәпкәчә оешмалары хезмәткәрләре “Долгая Поляна” табигый заказнигы белән танышып, андагы белгечләрнең үсеп килүче буынга экологик белем бирү дәрәҗәсен югары бәяләделәр.

Очрашу башланганда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы делегацияне кунакчыл Татарстан җирендә сәламләде һәм республикабызга килгән өчен рәхмәт белдерде. Илдар Халиков соңгы елларда Татарстан һәм Финляндия арасында хезмәттәшлек яхшы темплар белән бара дип ассызыклады: югары дәрәҗәдә сәяси очрашулар уза, эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.

Статистика буенча, яңа урман утыртуда 736 000 нән артык кеше катнашты. Бер көн эчендә 27 000 000 кә якын агач утыртылды. Яңа урман 8700 гектар мәйданда барлыкка килде.

Бәйгенең юбилей финалына Россия Федерациясеннән йөздән артык иң яхшы эш тәкъдим ителгән иде. Шулар арасына Татарстаннан ике эш керде. Бу эшләрне Лубян урман-техник колледжы студентлары Игорь Матвеев һәм Заһир Әскәров башкарды. И.Матвеевның “Магнитланган суның гади нарат үсентеләренең тишелеп чыгуына һәм үсешенә йогынтысы” темасына эше “Һөнәри эшчәнлеккә әзерлек” номинациясендә Икенче урынга лаек булды.

"Ашыт" дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре районның 12 мәктәбе укытучылары һәм укучыларының агач утыртуда катнашуын оештырды. Алар мәктәп яны участокларында яхшы үсә торган төрле агач токымнарының 3 мең үсентесен утыртты.


20
май, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстанга губернатор Александр Дрозденко җитәкчелегендә Ленинград өлкәсе делегациясе килде. Килгәч тә, алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Саба районы урман хуҗалыгына юл тотты.


18
май, 2013 ел
шимбә

Казандагы министрлыклар һәм ведомстволардагы белгечләр һәм хезмәткәрләр Зәңгәр күл, Боровое Матюшино бистәсе янында урман утыртуда катнашты. Урман утырту көне акциясе Татарстанның барлык районнарында узды. Алдан билгеләп куелган участокларда 18 майда 1 миллион 248 мең агач үсентесе утыртылды. Яңа барлыкка килгән урманнар мәйданы 268 гектар тәшкил итә. Акциядә исә барлыгы 15 мең кеше катнашты. Бөтенроссия Урман утырту көне кысаларында, яшел эстафетага кушылып,  туган республикабыздагы экологияне яхшырту өчен татарстанлылыр шундый өлеш кертте.


18
март, 2013 ел
дүшәмбе

Заказник белгечләре балаларга инспекторлар эше үзенчәлекләре турында сөйләде, заказник тормышы турында фильм күрсәтте. Укучылар җимлекләр ясау һәм ясалма оялар төзү буенча проектларын тәкъдим итте, мастер-класслар оештырылды.  Иң яхшы дип табылган проектлар һәм эшләр авторларына «Зөя» заказнигы дипломнары тапшырылды.


15
март, 2013 ел
җомга

«Зөя» заказнигы белгечләре үз алдына әнә шундый максат куя. Туган як табигате, аны саклау, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә балалар бакчалары тәрбиячеләре методик берләшмәсе киңәшмәсендә заказник белгече Р.Гайнетдинова сөйләде. Рольле уенда балалар экология куркынычсызлыгын өйрәнде һәм урманда янгын сюжетын уйнап карады.


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әтнә районы Комыргуҗа  мәктәбендә әнә шулай фикер йөртәләр. «Бәхетле очрак» интеллектуаль уенын мәктәп укучылары белән «Ашыт» табигый заказнигы дәүләт инспекторлары Л.Әхмәтова һәм Р.Әхмәтҗанов уйнады. Уен барышында алар Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы, аның символлары, республика табигый заказникларының флора һәм фаунаны саклауда эшчәнлеге турында сөйләделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International