ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2013 ел
сишәмбе

"Спасский" Дәүләт табигый заказнигында  елга каракошының оя коруын өйрәнү дәвам итә. 4 һәм 5 мартта аның территорияләрен өстәмә өйрәнү вакытында бөркетсыманнар отрядының әлеге вәкиленең яңа оялау урыннары табылды. Соры торнаның оялар колониясе дә тикшерелде.

Боларның барысы турында, шулай ук Россия һәм Татарстанның тыюлыклар системасы турында, «Спасский»  ДТКЗ һәм «Түбән Кама» НП белгечләре Болгар шәһәре мәктәбе укучыларына сөйләделәр.   


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Федераль, республика күләмендә әһәмияткә ия булган автомагистральләр уза торган урман буйларында, кешеләр ял итәргә йөри торган урыннарда юлчыларга туктап ял итәр өчен урыннарны төзекләндерү ничек башкарылырга тиеш?  Ял итү урыннары буенча үз проектларын министрлыкка барлык урманчылыклар да бирде. Проектларга таләпләр – кече формадагы архитектура урманның гармониясен һәм аурасын бозмаска, кабатланмаска һәм халык өчен уңайлы урында булырга, урманның токымнарына туры килергә тиеш.

2013 елгы язгы-җәйге сезонга барлык урманчылыкларда 135 ял итү урыны ясалачак.

Министр Наил Мәһдиев, аның урынбасарлары Харис Мусин һәм Рамил Мәхмүтов рәислегендә комиссия әгъзалары ведомствога караган учреждениеләрнең – 30 дәүләт казна учреждениесе-урманчылыклар, 23 «Урман» Дәүләт бюджет учреждениесе һәм Лубян урман-техник көллияте 2012 елдагы эшчәнлеген анализлады һәм һәр учреждение эшчәнлеге буенча аерым киңәшләр бирде.

Ведомствога караган учреждениеләр тиешле вакытта министрлыкка күрсәтелгән кисәтүләрне төзәтү планын бирергә тиеш.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Ирина Григорьевна Забродина тармакта 25 елдан артык хезмәт куя, урман хуҗалыгы үсешенә зур шәхси өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы бүләкләренә лаек булган.

5
март, 2013 ел
сишәмбе

Кар катламы эреп бетүгә үк, республика урманчылыкларында урман хуҗалыгы эшләре башлана. Шул сәбәпле, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкче-урманчылар һәм министрлык хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә орлыклар, урман питомникларының сыйфаты, янгын куркынычы булган ел фасылына әзерлек һәм урманнарда ял итү урыннарын әзерләү турында фикер алышынды.


4
март, 2013 ел
дүшәмбе

«Российская газета» журналисты белән «Свои в доску. Лесная отрасль ждет притока инвестиций» дигән әңгәмәсендә Николай Кротов болай диде: «Закон кысаларында Татарстан Республикасы кулланган бик матур схема бар. Анда Төркия инвесторлары үзенчәлекле икътисад зонасында эре завод төзиләр. Ә төрекләргә Хөкүмәтнең №419 «Урманнарны үзләштерү өлкәсендә өстенлекле инвестицион проектлар исемлеген төзү һәм раслау турында Нигезләмә» дигән постановлениесе  буенча да, аукцион аша да бер гектар җир дә арендага бирелми. Ләкин Татарстан Республикасы Президенты миллион кубометрга якын кирәкле чимал күләмен регион территориясендә башкарылган урман хуҗалыгы чараларын башкару хисабына бирәчәкләрен гарантияли».


2
март, 2013 ел
шимбә

Яшел Үзән шәһәре «Маяк» спорт комплексы  базасында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының чаңгы ярышлары узды.

Ир-атлар арасында 3 км, хатын-кызлар арасында 1 км арага ярышларда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы – яшь белгечләр Зәлия Миңнуллина, Рушания Камалова, Наил Мирсияпов һәм Тимур Галиев яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Кайбыч имәнлекләре «Тере урман» журналы геройлары булды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев статьясында имәнлекләрнең коруы, имән массивын саклау проблемалары, республикада бу агач токымына игътибар турында сөйләнә.  

Кайбыч имәнлекләре тормышы белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Илгиз Хаффазовның ярты гасырлык эшчәнлеге үрелеп бара. Аның хезмәтенә «Мәңге сакларга» статьясы багышланган.


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Урман хезмәткәрләренең бөтенроссия форумында түгәрәк өстәлләр эшләячәк: «Россиянең урман тармагы глобаль ресурс һәм бөтендөнья мирасы буларак», «Россиянең урман тармагы: прогнозлар, стратегияләр һәм үсеш программалары», «Россия урман комплексына дәүләт ярдәме: өстенлекле инвестицион проектлар, субсидияләр», «Россия урманнарының киләчәге: комплекслы чишелешләр», «Аренда мөнәсәбәтләренең проблемалары һәм перспективалары», «Тәрбия, белем бирү, фән – үсеш кораллары һәм векторлары. Урман фәненең перспектив юнәлешләре, БИО-2020 программасы, урман биотехнологияләре», «Урман беркайчан да күп булмый».

Форум дәвамында урман фондының халәте һәм ведомствога караган оешмалар эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат урнаштырылган күргәзмә эшләячәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Европада иң эреләрдән исәпләнгән инновацион комплекс ябык тамыр системалы үсентеләр үстерә торган Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәген күрсәтәчәк.

Мәскәүдә «Крокус - Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында урман тармагы хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы башланды.

Форумда катнашу өчен 1,5 меңнән артык урман хезмәткәре: РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, урман сәнәгате комплексы, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Шулай ук форумда Дәүләт Думасы, Табигать ресурслары министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

Форумда Татарстан Республикасы делегациясен министр Наил Мәһдиев җитәкли.  РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович форумны ачып җибәрде: "РФ Хөкүмәте исеменнән Форумның ачылуы белән котлыйм. Урманнарны саклау буенча файдалы эштә җаныгызның бер өлешен биреп, көн саен куела торган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Яңа технологияләр барлыкка килү яңача якын килүне таләп итә – һәм фән, шул исәптән урман фәне дә, бер урында тормый. Бу күпчелек дәрәҗәдә урман утырту материалын җитештерүгә кагыла. Урманны янгыннан саклау хезмәтен матди-техник җиһазлауда да шактый алга китеш бар. Без киләчәктә дә матди-техник базаны ныгыту буенча эшчәнлек алып барырга планлаштырабыз... Узган елда Урман хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителде. Мин ассызыклыйм: бу программа – минимум. Без бергәләшеп тагын зуррак эшләр башкарачакбыз ".

Шулай ук РФ Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской да форумда катнашучыларны сәламләде. Ул урман секторында гаять зур потенциал туплануын әйтте: "Булган багажны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде С.Донской.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International