Саба урманчылыгындагы Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә технологик җиһазлар китерүче Швециянең BCC AB компаниясенең урман питомниклары буенча өлкән киңәшчесе Стеллан Карлссон үзәк белгечләре өчен лекцияләр һәм семинарлар циклын укыды. Үзәкнең уку классларында оештырылган дәресләрдә орлыкларны сыйфатлы итеп утырту, сертификацияләү һәм ябык тамыр системалы үсентеләрне үстерү буенча эшләр комплексының башка аспектлары каралды.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең лицензия бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Павлов һәм Идел буе федераль университеты гомуми экология кафедрасы җитәкчесе Т.Рогова чыгышларын тыңлаганнан соң, тикшерелә торган сораулар буенча карар чыгарды.
Рlanetpics.ru сайтында турыдан-туры эфирда актуаль темалар буенча форумда катнашучылар гына түгел, урманны төрле яклап белүчеләр – блогерлар, фотографлар да фикер алышачак. Ике ай ярымга якын вакыт эчендә Planetpics.ru ресурсының аерым битендә темага кагылышлы видео һәм статьялар куелачак, бәйгеләр оештырылачак, актуаль мәсьәләр буенча фикер алышу һәм башкалар булачак. Проект азагында урман темасына иң кызыклы дип табылган фәнни тикшеренү эше өчен 30 000 сумлык грант биреләчәк.
27 февральдә Мәскәүдә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән урман секторы хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы узачак
Форум кысаларында «Россия урман секторы киләчәге: федераль һәм региональ перспективалар» темасына пленар утырыш була. Утырышта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары А.В.Дворкович, Дәүләт Думасы, Табигать ресурслары министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы, регионнардан, урман сәнәгате комплексы, фән һәм җәмәгать оешмаларыннан делегатлар катнашачак.
Заказник хезмәткәрләре кышлаучы кошлар, аларга ярдәм итүнең әһәмияте турында сөйләделәр, сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.
Әлеге очрашулар балаларда зур кызыксыну уятты, алар урман хуҗалыгы белгечләре һәм экологлар белән кабат очрашырга теләк белдерде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Н.Мәһдиев «Татарстан Республикасы территориясендә урман файдалану өлкәсендә җинаятьләр һәм хокук бозуларны кисәтү чаралары турында» киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Казан табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры О.Дәминов, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры И.Гыйльметдинов катнашты. Прокурорлар чыгышларында дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыкларда урман фондын саклау, яклау, урман контролен гамәлгә ашыруга бәя бирде. Казан табигатьне саклау прокуратурасы күзәтүе астында оештырылган тикшерүләр вакытында арендаторлар закон буенча куелган бурычларны үтәргә мәҗбүр ителде. Урманнарда ягын куркынычсызлыгына һәм санитария халәтенә аеруча игътибар бирелде.
Киңәшмәдә әйтелгән кисәтүләр урманчылыкларның 2012 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясаганда исәпкә алыначак.
«Олимпиец» спорт клубы территориясендә узган чаңгы ярышында стартка 12 урман тармагыннан 18 команда чыкты. Укучы һәм эшләүче яшьләрдән торган 150 чаңгычы арасында Лубян урман-техник көллияте студентлары аерылып торды.
Ярышта призлы урын алучылар арасында - Дмитрий Кузнецов һәм Иван Алексеев, төрле яшь категорияләрендә II урын алучылар, һәм Аделина Терентьева, кызлар арасында III урын алучы. Җиңүчеләрне Бөтендөнья җәйге Универсиадасы символы төшкән спорт җиһазлары белән бүләкләделәр.
Бу катлаулы мәсьәлә белән урманчылык җитәкчеләре һәм белгечләре шөгыльләнә. Февраль ае дәвамында алар авыл мәктәпләренә, урман бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә кунакка йөрде. Урманчылар үзенчәлекле Урман дәресләре уздырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына үз һөнәрләре турында, Татарстан урман хуҗалыгындагы үзгәрешләр, кайсы уку йортларында урманчы һөнәрен алып булуы турында сөйләделәр.
Һәр елда яз айларында Министрлыкның кадрлар хезмәте Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техник көллияте өчен контракт-максатлы нигездә укырга керү өчен булачак абитуриентлар исемлеген төзи. Абитуриентларның һәрберсе ата-аналары һәм ул билгеләнгән урманчылык җитәкчесе белән министр Наил Мәһдиев сөйләшә.
Үсеп килүче буынга экология тәрбиясе бирү Татарстан Республикасы дәүләт табигый заказниклары инспекторлары эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Быел исә яшь гражданнарда экология мәдәнияте тәрбияләү сораулары аеруча әһәмияткә ия. «Степной» ДТКЗ белгечләре шушы көннәрдә генә Лениногорск шәһәрендәге балалар бакчаларында булып, «Урман кошлары» темасына дәресләр уздырдылар. Балалар рәхәтләнеп хайваннар турында фильмнар карадылар, «бик җитди сорауларына» җаваплар алдылар, инспекторлар аларга матур плакатлар һәм календарьлар бүләк иттеләр. Шундый гади, ләкин бик тә файдалы әлеге дәресләр балалар бакчасында экология белеме бирүнең нәтиҗәле системасын барлыкка китерә.
Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Россия табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донскойны һәм Су ресурслары Федераль агентлыгы җитәкчесе Марина Селиверстованы ябык тамыр системалы үсентеләр үстерү буенча Европада иң эре үзәк белән таныштырды. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Сергей Донскойга республикада урманны торгызу эшләренең планнарын, Идел буе федераль округында УСОҮ тудыра торган мөмкинлекләр турында җиткерде.
Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең уку залында Россия министрына 2012 елда Татарстан урманчылыкларында тәҗрибә вариантында файдаланылган «Дәүләт урман реестры» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эше күрсәтелде.
Сергей Донской һәм Марина Селиверстова зур кызыксыну белән министрлыкка караган учреждениеләрдә җитештерелгән продукция белән танышты, Арча һәм Саба мәктәп урманчылыклары балалары белән очрашу турында аеруча җылылык белән искә алдылар. «Бары тик балачактан гына әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тәрбияләп була», - диде Россия табигать ресурслары һәм экология министры.