10 февральдә узган «Россия чаңгы юлы» старты Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсидасына багышланды һәм 2013 метр тәшкил итә иде. Казансу елгасы буенда массакүләм чабышта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре министр урынбасары Рамил Мәхмүтов җитәкчелегендә катнашты.
Казан дәүләт аграр университеты урман хуҗалыгы һәм экология кафедрасы укытучылары белән берлектә алар февраль ае дәвамында республиканың күп районнарында мәктәпләрдә булачак.
Урманчылар Татарстан Республикасында урман хуҗалыгының торышы һәм перспективалары, КДАУ тәмамлаганнан соң эш урыны булган урманчылыкларда хезмәт шартлары турында сөйләячәк.
2012 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы учрежедениеләрендә университетны тәмамлаган ун белгеч эшкә урнашкан.
Комплекслы профилле «Зөя» төбәк күләмендә әһәмияткә ия булган Дәүләт табигый заказнигы оешканга 15 ел тулды.
Аеруча саклана торган территория мәйданы 12456,32 га. Заказник Татарстанның ике районы - Яшел Үзән һәм Югары Ослан территорияләрендә урнашкан. Төзү максаты –Зөя елгасының, Куйбышев сусаклагычының Свияга култыгы һәм шулар тирәсендәге сулык участокларының табигый һәм ясалма экосистемаларын, сирәк балык төрләрен, уникаль табигый ландшафтны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу.
Заказникта 8 инспектор эшли. Соңгы дүрт елда аны Александр Евгеньевич Салмин җитәкли.
15 ел эшчәнлек дәверендә заказник инспекторлары Зөя, Сөлчә, Әрә, Буа һәм Гөбенә елгаларының төрле өлкәләренә 1800 дән артык рейд ясаган. Рейдлар вакытында табигатьне саклау законнарын 700 дән артык бозу очрагы ачыкланган. Закон бозучыларга 660 мең штраф салынган.
Заказникның юбилеена Министрлык заказникның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында мәгълүмат тупланды, шулай ук эшчәнлек юнәлешләре күрсәтегән буклет чыгарды.
Экология-агарту һәм биологик төрлелекне саклап калу буенча эшчәнлегендә ирешкән югары уңышлары өчен заказник коллективы Татарстан Республикасы Урман урман хуҗалыгы министры боерыгы белән Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Җирне калын кар катламы каплагач, хайваннарга ризык табу тагын да кыенлаша. Аларга ярдәмгә дәүләт табигый заказнигы хезмәткәрләре килә. Лениногроск районындагы «Степной» заказнигында тояклы хайваннар дөньясының бик матур һәм бик сирәк очрый торган төре – кәҗәболаннар яши. Алар солы һәм печән салынган җимлекләр янына бик теләп җыела. Шунда ук бик күп кошлар да очып килә. «Ашаханәдә» булганнан соң, заказник инспекторлары әлеге куркак хайваннарны фотога төшереп кала алган.
Әлеге яхшы эшне заказникның инде күптәнге ярдәмчесе «Роснефтекомплект» генераль директоры Владимир Алексеевич Рослов җитәкли. Хайваннарны өстәмә ашату өчен фермерлардан 250 кг печән һәм 270 кг солы сатып алынган. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы В.Рословка «Степной» заказнигы белән республикабызның хайваннар дөньясын торгызу юнәлешендә күпьеллык хезмәттәшлеге өчен тирән рәхмәт белдерә.
Әлеге көн 1971 елда Иранда Каспий диңгезе буендагы Рамсар шәһәрендә Сулык-сазлыклар буенча Конвенциягә кул куелганнан бирле билгеләп үтелә.
Рамсар конвенциясенә кушылган дәүләтләр үз территорияләрендә халыкара әһәмияткә ия булган Сулык-сазлыклар исемлегенә кертелә торган участокларны билгелиләр һәм сулык-сазлык территорияләрен һәм аларда яшәүче су кошларын саклауны һәм аларны тикшереп торуны тәэмин итүне үз өсләренә ала.
«Спас» комплекслы профилле төбәкара әһәмияткә ия булган дәүләт табигый заказнигы территориясе тармакланган сулык-сазлыктан торган 60 утрау тәшкил итүче архипелагтан гыйбарәт. Әлки районындагы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы-Матак гимназиясендә заказник белгечләре оештырган чара шул архипелаг темасына багышланган иде.
Шулай ук шактый мәйданда сулык-сазлыклардан торган «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигында бу көнне браконьерлыкны кисәтү чаралары узды.
Түбән Новгород шәһәрендә 2012 елгы урман сезоны йомгакларына һәм 2013 елда урманны торгызу эшләренә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә Урман хуҗалыгы Федераль агентлыгы, Идел буе федераль округы Урман хуҗалыгы департаменты, «Рослесинфорг» ФДУП, «Рослесзащита» ФБУ, шулай ук Идел буе федераль округы чикләрендә урман мөнәсәбәтләре буенча вәкаләтле РФ башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Харис Мусин булды.
Киңәшмә кысаларында 2013 елга бюджет проектировкалары буенча урман орлыгы чималын җыюны тәэмин итү һәм Идел буе федераль округы чикләрендәге РФ субъектларында иминият орлык фондын формалаштыру, шулай ук урманнарны үзләштерү проектлары буенча урманнарны файдаланып бетермәү сәбәпләре турында фикер алашынды. (УХФА материаллары буенча)
Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Афанасий Данилов урманчыылк хезмәткәрләренең Иж-Бубый мәктәбе укучылары белән очрашуын оештырды һәм «Чикләвеклек» паркында ачык дәрес уздырды. Күрсәтмә экспонат сыйфатында укучылар өчен саф һавалы кышкы урман файдаланылды. Урманчылык хезмәткәрләре мәктәп укучыларына урманда яшәүче хайваннар, аларның ничек кышлавы турында гына түгел, ә мәктәп урманчылыгы эшләре турында да сөйләде. Балалар дәрестә ясаган җимлекләрен агачларга элеп, кошларны өйдән алып килгән ярма һәм ашлык белән сыйладылар.
Урманда узган ачык дәрестән соң, балаларны урманчылык конторасына алып килделәр. Әгерҗе урман хуҗалыгы музеенда алар файдалы мәгълүмат туплады, урман хуҗалыгы ветераннары сурәтләнгән истәлекле фотоальбомнарны карадылар. Экскурсия вакытында Афанасий Михайлович Данилов урманчы һөнәренең асылы һәм әһәмияте, урманчы һөнәренә әзерли торган югары уку йортлары турында сөйләде. Чыгарылыш сыйныф укучылары аның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар, Лубян урман-техник көллиятен дә барып күрү теләкләрен белдерделәр.
2013 ел Татарстан Республикасында Экология мәдәнияте һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителүгә багышлап, Татарстан Республикасы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында дәресләр узды.
«Кичке таң» ДТКЗ белгечләре һәм «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчы «Тирсә урта гомуми белем мәктәбе» һәм Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче номерлы Әгерҗе мәктәбендә булдылар. Яшүсмерләр урманчылык эшләре, урманчы һөнәре нигезләре, заказник инспекторы вазыйфасы белән кызыксынды.
Заказник белгечләре мәктәп укучыларына Кама буе төбәгенең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, табигатьне саклау чаралары турында сөйләделәр, укучыларны урманны сакларга чакырдылар.
«Ашыт» табигый заказнигы хезмәткәрләре Арча районы Бужинский балалар бакчасында «Хайваннар ничек кышлый?» темасына әңгәмә уздырды.
Очрашу барышында балалар кыргый хайваннар турында шигырьләр сөйләде, табышмаклар әйтте, кыш турында мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышты, кыргый хайван рәсемнәрен ясады, пластилиннан әвәләде, «Маша һәм аю» мультсериалыннан «Күрелмәгән хайван эзләре» мультфильмын карады. Мондый дәресләр балаларда кыргый хайваннар турында белемнәрне арттыра, аларның тораклары, кышка әзерлеге, табигать алар өчен нинди саклагыч шартлар тудыруы белән таныштыра.
Министр Наил Мәһдиев Дәүләт казна учреждениеләре-урманчылыклар җитәкчеләре һәм участок урманчылары, «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре директорлары катнашында киңәшмә уздырды.
Министрның беренче урынбасары Харис Мусин, саклагыч урманнар, урман питомниклары, дәүләт контроле, урманнарның тиешле санитария халәтенә басым ясап, башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов чыгышында «Урман» дәүләт бюджет учреждениеләре төп көчне урман сәнәгате продукциясен җитештерүгә юнәлтүен әйтте. Урманчылыкларның кайберләренең һәм «Урман» учреждениеләре хезмәткәрләренең Казан үзәгендәге тарихи биналарны торгызу программасында катнашуы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан югары бәяләнде.
Киңәшмәне йомгаклап, министр Наил Мәһдиев урман питомниклары җитештерү культурасы югары дип табылган питомниклары булган «Урман» ДБУ директорларына Мактау грамоталары тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Карары белән күпьеллык уңышлы хезмәте һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур шәхси өлеше өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.