Мәскәүдә «Крокус - Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында урман тармагы хезмәткәрләренең Бөтенроссия форумы башланды.
Форумда катнашу өчен 1,5 меңнән артык урман хезмәткәре: РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, урман сәнәгате комплексы, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Шулай ук форумда Дәүләт Думасы, Табигать ресурслары министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнаша.
Форумда Татарстан Республикасы делегациясен министр Наил Мәһдиев җитәкли. РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович форумны ачып җибәрде: "РФ Хөкүмәте исеменнән Форумның ачылуы белән котлыйм. Урманнарны саклау буенча файдалы эштә җаныгызның бер өлешен биреп, көн саен куела торган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Яңа технологияләр барлыкка килү яңача якын килүне таләп итә – һәм фән, шул исәптән урман фәне дә, бер урында тормый. Бу күпчелек дәрәҗәдә урман утырту материалын җитештерүгә кагыла. Урманны янгыннан саклау хезмәтен матди-техник җиһазлауда да шактый алга китеш бар. Без киләчәктә дә матди-техник базаны ныгыту буенча эшчәнлек алып барырга планлаштырабыз... Узган елда Урман хуҗалыгын үстерү программасы кабул ителде. Мин ассызыклыйм: бу программа – минимум. Без бергәләшеп тагын зуррак эшләр башкарачакбыз ".
Шулай ук РФ Табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской да форумда катнашучыларны сәламләде. Ул урман секторында гаять зур потенциал туплануын әйтте: "Булган багажны дөрес итеп файдалана белергә генә кирәк», - диде С.Донской.