Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын кисәтү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырышта министр урынбасары Рәис Гомәров, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова чыгыш ясады. «Быелның өченче кварталында сектор тарафыннан ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренең анкета мәгълүматларын актуальләштерү, мәнфәгатьләр каршылыгын анализлау һәм ачыклау эше башкарылды, – дип хәбәр итте ул. – Урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау буенча чаралар күрергә һәм килеп чыккан хәл турында эш бирүчегә язма рәвештә үз вакытында хәбәр итәргә тиеш».
«Шунысын да өстәп әйтәм, белгеч, әгәр вазыйфа биләү берсенең икенчесенә турыдан-туры буйсынуына яисә берсен икенчесе контрольдә тотуга бәйле булса, якын яки үги туганы булган башка хезмәткәр белән урманчылыкта яки урман хуҗалыгында эшли алмый. Якын туганнар: ата-аналар, ир белән хатын, балалар, ир һәм кыз туганнар», – дип тәмамлады сүзен Эльвира Зыятдинова.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. «Мәнфәгатьләр каршылыгы яки аның барлыкка килү куркынычы нәтиҗәле эш өчен бик куркыныч, – диде ул. – Сез, җитәкчеләр буларак, вәзгыятьне катгый контрольдә тотарга тиеш».