«Экология» илкүләм проекты, Россия урманнарын торгызуга игътибар җәлеп итү өчен, Вконтакттеда экочеллендж кушымтасын эшләтеп җибәргән

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

«Экология» илкүләм проекты кысаларында ВКонтактеда экочеллендж белән мини кушымта эшли башлаган. «Илкүләм приоритетлар» АКО инициативасы «Урманны саклыйк» россиякүләм экологик акциясенә ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла, анда катнашучылар ел саен дистәләгән миллион агач утырта.

Шул ук исемдәге кушымтадан файдаланучыларга экология һәм урманнарны саклау өлкәсендәге иҗади, мәзәк һәм информатив сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. «Урманны саклыйк» акциясенең онлайн-чараларында катнашу да исәпкә алына. Сүз уңаеннан, кушымтаның интерактив картасы ярдәмендә шунда ук теркәлергә мөмкин. Үз казанышларың һәм тематик статусларың белән дуслары белән уртаклашырга мөмкин, моның өчен дә өстәмә баллар бирелә.

Шул ук вакытта кушымта дуслар белән шәхси зачетларда ярышу өчен генә түгел. Регионара онлайн-ярыш да старт ала. Иң күп балл җыйган төбәк җиңүче булачак.

«Киләсе елда җиңүче төбәктә популяр артистлар катнашында масштаблы экофест узачак, – дип белдерде «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры София Малявина. – Ләкин кушымтаның төп идеясе – «Урманны саклыйк» проектына мөмкин кадәр күбрәк катнашучыны җәлеп итү. Исегезгә төшерәбез, бу ел планы буенча, волонтерлар, җирле халык һәм урманчыларның активлыгы аркасында, акция кысаларында бөтен ил буенча рекордлы санда – 70 млн. агач утыртылачак».

 

Кушымтага сылтама: vk.com/saveforest2021

 

Белешмә өчен. 

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр илдә 2019 елда үткәрелде. Ике ел эчендә анда катнашучылар 80 миллионнан артык агач утырткан. Экологик инициатива Россиядә иң зурлардан санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International