Министрлык хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт хәрәкәтенә кушылды

2021 елның 22 октябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт хәрәкәтенә кушылды. Казанда тест үзәге – «Хезмәт резервлары» стадионы базасында Министрлыкның 25 белгече ГТО системасының программа нигезләрен тапшырды. Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм ГТО комплексын популярлаштыру. 

Нормативлар төрле иде. Алар мәҗбүри һәм мәҗбүри булмаган (ихтыярга карап) биремнәрдән торды. Кагыйдәләр, нәтиҗәләр буенча һәм, әлбәттә инде, катнашучыларның яше буенча. Тизлеккә һәм чыдамлыкка йөгерү, көч таләп итә торган күнегүләр, тартылу һәм идәннән күтәрелү, озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядә аягүрә басып торудан алга авышу һәм күп кенә башка төрле биремнәрне үтәргә туры килде.

Министрлыкның тату һәм бердәм командасы бу чарада намус белән чыгыш ясады, нормативларны һәм үзалларына куелган бурычларны уңышлы үтәде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International