Бүген видеоконференция режимында РФ ФҖ Федерация Советында урман хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары узды.
Чарада РФ ФҖ Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Алексей Майоров, Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырышта РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Сергей Аноприенко, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов, РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Мамедов, Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш янгын сагы идарәсе башлыгының беренче урынбасары Олег Гребенюк һ.б. чыгыш ясады.
Тыңлаулар барышында урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру, урман эшкәртү производстволарын үстерү буенча чаралар комплексын кабул итү, урман юллары челтәрен киңәйтү, аренда мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым бирелгән вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе субъектлары арасында субвенцияләрне бүлү методикасын эшләү мәсьәләләре каралды.
Тыңлауларда катнашучылар тарафыннан шулай ук Россия Федерациясенең 2030 елга кадәр урман комплексын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру буенча чаралар планын эшләп бетерү һәм раслау кирәклеге турында да билгеләп үтелде.