Бүген Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә «Идел буе федераль округында Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләрен үтәү нәтиҗәлелеге: 2021 ел нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар» темасына киңәшмә узды. Утырышта Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Мордовия Республикасы җитәкчесе Артем Здунов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү буенча региональ органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты.
Чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Урманнарны янгыннардан саклау идарәсе җитәкчесе Михаил Козлов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе җитәкчесе Александр Кузенко, «Россиянең урманнарны саклау үзәге» ФБУ директоры Виталий Акбердин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һ. б. чыгыш ясады.
ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үз чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру барышы белән таныштырды. Аерым алганда, ул Татарстан Республикасы урман фондының Геомәгълүмати системасы һәм читтән торып зондлау мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту хезмәте турында сөйләде. «Быел министрлыкта күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон формага күчерү проекты гамәлгә ашырылды, – дип хәбәр итте министр. – Алар арасында дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү, урманнардан файдалану турында урман декларацияләрен һәм хисапларын кабул итү, урман кишәрлекләрен аукцион нәтиҗәләре буенча һәм сатулар уздырмыйча гына түләүсез файдалануга бирү дә каралган».
«Тулаем алганда, киләчәктә урман тармагын цифрлы трансформацияләү планына Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең компьютер паркын һәм техник җиһазларын яңарту, урман фонды җирләре турында актуаль цифрлы мәгълүмат базасын һәм урманнар белән идарә итүнең төбәк системасын булдыру кебек бурычларны кертергә планлаштырабыз», – дип өстәде Равил Кузюров.