Татарстан Республикасының Бөгелмә урман хуҗалыгында гадәттәге нарат күркәләре җыела

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ 2022 елга дәүләт биреме кысаларында гадәттәге нарат күркәләрен җыю эшләре тулы куәтенә алып барыла. «Бүгенге көнгә 1 тонна күркә җыелды. Эшләр барлык кишәрлекләрдә дә, 25 кеше эшли, – дип сөйләде «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова. – Кагыйдәләр буенча, җыелган күркәләр яхшы җилләтелгән һәм явым-төшемнән сакланган бинада саклана һәм вакыт-вакыт белгечләр тарафыннан болгатып торыла».

«Гыйнвар аенда күркәләрне эшкәртү ниятләнә. Барлыгы 4 тоннадан да ким булмаган күркә тупларга һәм шулардан 40 килограмм орлык алырга уйлыйбыз, – дип өстәде Нурфия Ибраһимова. – Безгә Бөгелмә муниципаль районының шәһәр һәм торак пунктларын төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча билгеләнгән бурычлардан чыгып, стандарт утырту материалын җитештерү күләмнәрен арттырырга кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International