Министрлыкта «Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру» темасына лекция узды

2021 елның 3 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлык хезмәткәрләре һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр өчен «Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру» темасына лекция узды. Курсларга килүчеләр каршында Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш советы рәисе, регионнар белән фәнни-тикшеренү эшләре һәм элемтәләр буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе профессоры Сергей Алексеев чыгыш ясады.

Очрашуны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты. «Традиция буенча, декабрьнең беренче ункөнлегендә без Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан чара үткәрәбез. Әлеге бәйрәмнең үткәне хакында исегезгә төшерәм. 18 ел элек, 2003 елның 9 декабрендәге конференциядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы конвенциясе имзалау өчен ачыла. Шуннан бирле бу көнне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтәләр, – дип сөйләде Илгизәр Зарипов. – 9 декабрьдә күп илләрдә төрле очрашулар, семинарлар, конференцияләр һәм коррупциягә каршы көрәш темасына башка чаралар уза. Ышанам ки, коррупция дәүләтнең нәтиҗәле үсешенә комачаулый торган җитди шартларның берсе булып тора, шуңа күрә аның белән көрәшү – җәмгыять алдында торган мөһим бурычларның берсе».

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш советы рәисе, регионнар белән фәнни-тикшеренү эшләре һәм элемтәләр буенча проректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе профессоры Сергей Алексеев Россиядә коррупциянең барлыкка килү тарихы, сәбәпләре, төрләре, коррупция билгеләре һәм аның белән көрәшүнең төп механизмнары турында сөйләде. Шул ук вакытта ул коррупциягә каршы көрәш һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендә норматив хокукый актларга да тукталды.

«Тулаем алганда, коррупциягә каршы түземсезлек балачактан ук, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дип ышанам. Ата-аналарның бурычы – балаларга гадел, намуслы, тәртипле, закон тыңлаучан һәм мәрхәмәтле кеше булу никадәр мөһим икәнен күрсәтү, – диде, аерым алганда, Сергей Алексеев. – Тик шулай гына без, коррупцияне җиңмәсәк тә, аны мөмкин кадәр киметә алабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International