Урман комплексын цифрлаштыру: нәтиҗәләр һәм алдагы чорга бурычлар

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

2020-2021 елларда Татарстан Республикасында урман комплексын цифрлаштыру буенча актив эш алып барылды. Чишелешләрнең берсе – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Иннополис университеты» АКО тарафыннан эшләнгән Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасын гамәлгә кертү.

Татарстан Республикасы урман фондының геомәгълүмат системасы геомәгълүмат порталы булып тора, анда республиканың урман фонды буенча бердәм картографик нигездә (урманчылыклар, кишәрлекләр, кварталлар һәм бүлемтекләр, яклагыч урман категорияләре, агач запаслары) тупланган.

Шулай ук, «Иннополис университеты» АКО ярдәме белән, бәйләнешсез ысуллар белән күзтү мәгълүматлары нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм контрольдә тоту буенча сервис файдалануга тапшырылды. Әлеге система урман ресурсларын исәпкә алу һәм алар белән идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үзгәрешләр, шул исәптән урман утыртмаларын законсыз кисү, янган урман кишәрлекләрен, урман авырулары белән зарарланган урыннарны, законсыз төзелгән биналарны һәм корылмаларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, урман тармагы белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы урман комплексын исәпкә алу системасы да кулланыла башлады. Аның ярдәмендә беренчел документларны исәпкә алу һәм әзерләү, бюджет түләүләре белән идарә итү, дәгъва һәм шикаять эше, хисапларны автоматлаштырылган рәвештә әзерләү, агачны һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы, дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасы, Федераль казначылыкның читтән торып финанс документ әйләнеше системасы һәм башка федераль мәгълүмат системалары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хәл ителә.

2021 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде. Барлык 10 дәүләт хезмәте дә цифралаштырылды. Алар арасында – аукцион нәтиҗәләре буенча арендага бирү, аукцион үткәрмичә, урман кишәрлеген түләүсез файдалануга бирү, даими (вакытын чикләмичә) урманнардан файдалану, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза ясау, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман авырулары буенча тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру гражданнарның күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләреннән канәгать калу дәрәҗәсен арттырырга һәм дәүләт белән хезмәттәшлек иткәндә бизнес чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Уртача алганда, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан елына 8 мең хезмәт күрсәтелә. Якын киләчәктә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыру һәм аларны күрсәтү вакытын кыскарту планлаштырыла.

Тулаем алганда, урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору планына урман фонды җирләре турында мәгълүматларның санлы базасын булдыру (дәүләт урман реестры һәм бердәм дәүләт урман реестры мәгълүматларын берләштерү, башка категория җирләрендәге урманнарның чикләрен, документларны (шул исәптән урманнарны үзләштерү проектларын) цифрлаштыру, булган бөтен мәгълүматны бердәм форматка китерү), урман белән идарә итүнең региональ системасын проектлау (федераль, шулай ук төбәк һәм яңа сервисларны үз эченә алган Бердәм мәгълүмат ресурсы) һәм ИТ-инфраструктураны модернизацияләү (Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аңа караган учреждениеләрнең компьютер техникасы паркын яңарту, шулай ук аларны югары тизлекле интернетка тоташтыру) кебек бурычлар кертелгән.

Урман фонды җирләре турындагы мәгълүматларның санлы базасы генераль планнарны төзегәндә, территориаль планлаштыру схемаларын, ызанлау проектларын һәм территорияләрне планлаштыру проектларын эшләгәндә, җир кишәрлекләренең урнашу схемаларын килештергәндә, инженерлык-экологик эзләнүләрен башкарганда, автомобиль юлларын проектлаганда һ.б. кулланылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International