ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елга йомгак ясадылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләнде

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» дигән темага киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнардан җитәкчеләрнең урынбасарлары, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырыш башында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков чыгыш ясады. Ул катнашучыларны урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору, урманнарны компенсацияле торгызу, урман корылышы, диләнкеләрне бүлеп чыгару һәм таксацияләү, дәүләт (муниципаль) учреждениеләре әзерләгән агачны сату, аны транспорт белән күчерү, урманнарда рекреация эшчәнлеген җәелдерүгә кагылышлы соңгы үзгәрешләр белән таныштырды. «Бу чараларның барысы да урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү, агач әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Вячеслав Спиренков. – Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан урманнарны янгыннардан саклау буенча субъектларга тапшырылган вәкаләтләрне тәэмин итүгә юнәлтелә торган акча күләмен арттыру турында карар да кабул ителде. Бу чаралар урман янгыннарына бәйле булган хәлне яхшыртуга ярдәм итәр дип ышанабыз».

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2021 елда республикада «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итте, дип сөйләде. Проект нигезендә, 4,2 мең га мәйданда урманнарны торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган. «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте» дигән күрсәткеч узган елда 158% тәшкил иткән (план күрсәткече – 77,7%).

Шулай ук 2021 елда Министрлыкка караган оешмалар – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 14,3 мең га мәйданда – урман культураларын агротехник карау, 4,2 мең га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 1,4 мең га мәйданда  киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган. 40,2 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән һәм 34,1 млн. гадәти утырту материалы үстерелгән, шулардан 25,5 млн. – ылыслы токымнар, 7,9 млн. – яфраклы токымнар, 0,7 млн. – куаклар.

«Министрлык эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе – яклагыч урман утыртмалары булдыру. Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә – 1,7 мең гектарда, Азнакай районында 1,6 мең гектар мәйданда шундый үсентеләр утыртылды, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Шулай итеп, урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 7,7 мең гектар тәшкил итте».

2021 елда урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту максатында, 40,9 мең га мәйданда урман патологиясе тикшерелгән һәм 3,8 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән. Май аенда Азнакай һәм Бөгелмә урманчылыклары урман фонды территориясендә 173 га мәйданда зарарлы организм чыганакларын бетерү буенча чаралар үткәрелгән.

Министр сүзләренчә, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урман сагы кысаларында узган ел республикада 20 меңнән артык патрульлек уздырылган, административ хокук бозулар турында 1,1 меңнән артык беркетмә төзелгән, административ җаваплылыкка тарту турында 951 карар чыгарылган, 5,4 млн.сумлык штрафлар салынган.

«Безнең өчен төп бурычларның берсе – урманнарны янгыннардан саклау. 2021 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә башланып китте һәм 25 октябрьдә тәмамланды, ул 193 дәвам итте. Янгын куркынычы чорында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде, янгын куркынычсызлыгына космик күзәтчелек үткәрелде, авиация һәм җир өстеннән торып тикшерелде, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарылды. Урманнардагы янгын куркынычы югары булу сәбәпле, узган елда гражданнарның урманнарда булуына, аларга транспорт чаралары белән керүгә карата һәм урманнарда билгеле бер эш төрләре буенча 5 тапкыр чикләү кертелде, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – Барлыгы 210 гектар мәйданда 19 урман янгыны теркәлде. Алар барысы да республика урман хуҗалыкларының урман янгыннары формированиеләре һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең территориаль бүлекләре көче белән вакытында бетерелде».

Узган елда урман тармагын цифрлы үзгәртеп коруга зур игътибар бирелде, дип өстәде ТР урман хуҗалыгы министры. Министрлык тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү проекты тормышка ашырылды. Барлык 10 дәүләт хезмәте дә цифралаштырылды. Алар арасында – аукцион нәтиҗәләре буенча арендага бирү, аукцион үткәрмичә, урман кишәрлеген түләүсез файдалануга бирү, даими (вакытын чикләмичә) урманнардан файдалану, урманнарны үзләштерү проектына экспертиза ясау, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзү, урман авырулары буенча тикшерү актларын раслау, урманнардан файдалану турында декларацияләр һәм хисаплар кабул итү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү.

«Киләсе чорга урман тармагын цифрлы үзгәртеп кору планына урман фонды җирләре турында цифрлы мәгълүмат базасын булдыру, урманнар белән идарә итүнең региональ системасын проектлау һәм ИТ-инфраструктураны модернизацияләү кебек максатлар кертелгән», – дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

«Докладым азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына, Хөкүмәткә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, хокук саклау органнарына, министрлык коллективына һәм аның карамагындагы оешмаларда эшләүчеләргә республиканың урман хуҗалыгын үстерү өчен ярдәм итүләре һәм максатчан эш алып барулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип йомгаклады министр.

Аннары нотыклар белән «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Вероника Башкирова чыгыш ясады. Алар 2021 елда дәүләт йөкләмәсе кысаларында башкарылган эшләр, табигатьне саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары белән эшләү һәм бу елга төп бурычлар турында җентекләп сөйләделәр.

Соңыннан «2020 елда Татарстан Республикасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен үтәү турында» темасына доклад белән ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча системалы эш алып барыла. 2021 елда белгечләр урманнарны торгызу, үрчетү, урман үсентеләрен урман авырулары буенча тикшерү һәм башка чараларның тулысынча үтәлешен тәэмин иткәннәр.

«Шуның белән бергә Татарстан Республикасында табигатьне саклау акцияләренә дә аерым игътибар бирелә. Узган ел Татарстан «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләре кысаларында утыртылган утырту материаллары саны буенча Россия Федерациясенең 3 төбәге арасында беренче урынга чыкты», –  дип хәбәр итте Александр Орнатский.

Утырышка Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Рослесхоз башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков йомгак ясады.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин урман тармагы хезмәткәрләренә югары һөнәри осталыклары, тырыш хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Республикабызның киләчәге өчен бәяләп бетергесез әһәмияткә ия булган иң мөһим табигый байлыкларның берсен саклау һәм арттыру өчен сезнең җилкәгә зур җаваплылык йөкләнгән», – диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин 2022 елга бурычлар сыйфатында «Урманнарны саклау» федераль проекты һәм «2024 елга кадәр Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү» тармак программасы индикаторлары үтәлешен тәэмин итүне, шулай ук дәүләт йөкләмәсе кысаларында барлык урман-культура, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм агач әзерләү эшләрен сыйфатлы башкару турында билгеләде.

«Моннан тыш, урманнарда янгын куркынычы сезонына актив әзерләнә башларга, урман янгыннарын сүндерү станцияләре өчен кирәкле җиһазлар һәм инвентарь сатып алырга, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барырга кирәк, – дип өстәде ул.– Ышанам ки, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмаларның хезмәткәрләре барлык куелган бурычларны уңышлы үтәрләр һәм үзләренең һөнәри бурычларын югары дәрәҗәдә башкарырлар».

Рослесхоз башлыгы урынбасары Вячеслав Спиренков 2021 елда урман хуҗалыгының барлык дәрәҗәләрдә дә мөһим булуы турындагы мәсьәлә күтәрелде, дип билгеләп үтте. «Әмма бу үз артыннан зур җаваплылык та китерә, билгеләнгән барлык бурычларны да үтәргә кирәк, – диде ул. – Барыгызга да уртак эшегез өчен рәхмәт, киләчәктә уңышлар телим».

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы урман тармагының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. «Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә – «Зәй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина, «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» исеменә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контрольлек бүлеге башлыгы Чулпан Булатова лаек булды. «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III тип урман янгыннарын сүндерү станциясе башлыгы Фәрхәт Абдуллин, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Радмир Галимов, «Кәләй урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов, «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ урман остасы Константин Парамонов, «Нурлат урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Наилә Сафиуллина, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев һәм «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ машина йөртүчесе Радик Җәббаров Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук белгечләр Татарстан Республикасы Президентының, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы һ.б. белән дә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International