Лаешта «Лаеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эш нәтиҗәләрен карадылар

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Лаеш шәһәре администрациясе бинасында Лаеш урманчылыгы белән һәм Лаеш урман хуҗалыгы оешмаларының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында киңәшмә узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән «Лаеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Валерий Изибеков чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2021 елда урманчылык территориясендә 10 га мәйданда – урманнарны торгызу һәм үрчетү, 6 га – урман культуралары өчен туфрак әзерләү, 0,5 га базислы урман питомнигында орлык чәчү эшләре башкарылган. Шулай ук төп урман барлыкка китерүче токымнарның 560 кг орлыгы да әзерләнгән һәм 588,7 мең данә стандарт утырту материалы үстерелгән.  «Шул рәвешле «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлык билгеләнгән бурычлар үтәлде, – дип билгеләп үтте Валерий Изибеков. – Бу юнәлештә быел да системалы эшне дәвам итәчәкбез».

Аның сүзләренә караганда, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 149 км яңа янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 239 км булган киртәләр карап чыгылган. Шулай ук гомуми озынлыгы 13,5 км булган янгынга каршы билгеләнештәге юллар төзелеше һәм аларны реконструкцияләү эшләре 30 км озынлыгында башкарылган.

Шулай ук җитәкче-урманчы үткәрелгән санитар-савыктыру чараларына, табигать саклау акцияләренә, мәктәп урманчылыклары белән эшләүгә дә һ.б. тукталды.

Алга таба «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов, Питрәч кишәрлеге урманчысы, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Булат Галимуллиннар чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең узган елдагы эшенә уңай бәя бирде. «Тырыш, иҗади хезмәтегез һәм республиканың урман комплексы үсешенә керткән өлешегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – 2022 елда безнең алда урман тармагын санлы үзгәртеп кору эшен дәвам иттерү бурычы тора. Шулай ук урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклауны контрольдә тотуны көчәйтергә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».

Утырыш ахырында тармакның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International