Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки районының Юхмачы урта мәктәбендә «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык» темасына «Цифр дәресе» үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында оештырылды.
Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләре, аларны куллану өлкәләре, VR/AR-уйлап табучы һөнәре һ.б. турында сөйләде. «VR һәм AR технологияләре компьютер уеннары индустриясендә генә түгел, ә сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш, сәнгать, сәүдә һәм башка өлкәләрдә дә кулланыла, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары. – Әйтик, алар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре пациентларның торышын яхшырак өйрәнә һәм катлаулы операцияләргә әзерләнә алалар».
«VR/AR-уйлап табучы – киләчәк һөнәре, әлеге юнәлеш белән мавыгу, мәктәп программасы фәннәрен актив өйрәнсәң һәм программалаштыру һәм модельләштерү буенча өстәмә курслар үтсәң, тулы канлы һөнәр алырга була», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.