«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгечләре журналистларга урманнарны янгыннардан саклау эше турында сөйләде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Бүген Биектау муниципаль районының Биек Тау авылында урнашкан «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.

Матбугат туры кысаларында журналистлар 2022 елда Татарстан Республикасында янгын чыгу хәтәре янаган чорның ничек узуы, урманнарда янгыннар барлыкка килмәсен өчен нәрсәләр эшләнүе турында белдерләр, урман янгыннарын сүндерү станцияләрен бәяләделәр, урманнардагы янгыннарны сүндерү ысулларын һәм алымнарын күрделәр.

«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин сөйләп узганча, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында республикада урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. «Бу станциядә 13 берәмлек техника бар, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар», – дип хәбәр итте ул.

Җыелма план буенча, урман янгыннары формированиеләренең саны – 416 кеше, җиһазланышы – 338 берәмлек төрле техника. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, урман янгыннарына каршы көрәшкә юридик затларның көчләре һәм чаралары җәлеп ителергә мөмкин – бу 1794 кеше һәм 588 берәмлек техника һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе – 1002 кеше һәм 368 берәмлек техника.

«Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгын чыгуга бәйле хәл космик һәм җир өсте ысуллары белән күзәтеп торыла, халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла, урманнарны янгынга каршы кору буенча чаралар комплексы үтәлә, – дип өстәде Айдар Гайфуллин. – ИСДМ-Рослесхоз белешмәләре буенча, бүгенге көндә республикада 229 термик нокта теркәлгән».

Матбугат туры ахырында урман янгыннарын сүндерү ысуллары һәм алымнары күрсәтелде. Журналистлар ранецлы янгын сүндергечне, янгын мотопомпаларын һ.б. куллану барышын күрә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International