27-29 июльдә Лубян урман-техник көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слеты узачак

2022 елның 26 июле, сишәмбе

2022 елның 27 июленнән 29 июленә кадәр «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слеты узачак. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында үткәреләчәк.

Слетта 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, барлыгы форум 200  артык кешене җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар өчен урман тармагын санлы трансформацияләү буенча мавыктыргыч лекция оештырылачак. Укучылар Татарстан Республикасында урман ресурсларын исәпкә алу һәм идарә итү эшчәнлеген автоматлаштырырга, урман фонды территориясендә үз вакытында үзгәрешләрне ачыкларга мөмкинлек бирә торган эшләнгән һәм гамәлгә кертелгән сервислар турында беләчәкләр. Моннан тыш, «Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уенын үткәрү дә планлаштырыла.

Икенче көнне, 28 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының V «Цифрлы урман» слетын, шулай ук «Яшь урманчылар» төп конкурсын ачу тантанасы булачак. Катнашучыларга мәгълүмати буклет эшләргә һәм «Ботаника һәм дендрология» (яфраклар һәм шытымнар, агач токымы һәм орлыклар буенча куак төрен билгеләү), «Таксация» (агачның диаметры, биеклеге, яшен күз белән һәм инструментлар ярдәмендә белү), «Урманнарны саклау һәм яклау» (кошларның төрен, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүче урман корткычларын тышкы кыяфәте һәм яшәеш тирәлеге буенча билгеләү), «Урманнарны торгызу һәм үрчетү» (кәлшәләрне һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), «Геодезия» (буссоль  ярдәмендә ориентлашу), «Янгыннарны сүндерү» (янгын сүндерүне имитацияләү) һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» (урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турындагы белемнәрне күрсәтү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне үтәргә туры киләчәк. 2022 елдан аермалы буларак, барлык гамәли биремнәр диярлек цифрлы форматка күчереләчәк.

Шулай ук бу көнне «Иннополис университеты» ЮББ АКО, «Инногеотех» ҖЧҖ, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгенең әйдәүче экспертларыннан белем бирү программалары оештырылачак. Укучылар урманнарны төзекләндерү планшетларын күрә алачак, электрон микроскопларны кулланырга өйрәнәчәкләр һәм QGIS программа продукты ярдәмендә карта булдырачаклар. Шуның белән бергә «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ белгечләре урман янгыннарын сүндерү буенча мастер-класс, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ белгечләре – агачтан нәфис рәсем ясау, чыбыктан үрү, йон скетчингы һәм табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк.

Соңгы көнне, 29 июльдә, нәтиҗәләр ясалачак һәм ТР мәктәп урманчылыкларының «Цифрлы урман» V слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International