Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ карата федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында профилактик чара үткәрелде. Чара компания вәкилләре һәм республика урманчылыкларының җитәкче-урманчылары катнашында видеоконференция режимында узды.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм дәүләт урман контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә хәзерге вакытта хокук бозуларны профилактикалауга басым ясалды, дип искәртте. «Татнефть» ГАҖ карата профилактик визит шактый зур хәтәрлек категориясенә кертелүе сәбәпле үткәрелә», – дип билгеләп үтте ул.
Айрат Әхмәров В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ карата куелган урман законнары таләпләренә тукталды. Аерым алганда, бу урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре шартларын үтәү, урман декларацияләрен, хисапларны тапшыру, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру, урманнарда санитар куркынычсызлык чараларын үтәү һәм башкалар.
«Урман кишәрлекләрендә эшләр башкарганда территорияне кимендә 1,4 метр киңлектә янучан материаллардан итеп тотарга, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салырга кирәк, – диде ул. – Моннан тыш, янгын чыгу куркынычы янаган чорда урман биләмәләре аша уза торган торбаүткәргечләр буйлап аерып чыгарылган полосалар һәм саклык зоналары да янучан материаллардан ирекле булырга тиеш».
Соңыннан Айрат Әхмәров урман фонды җирләрен биологик рекультивацияләү, Министрлык буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү турындагы сорауларга җавап бирде.