Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урманнарны торгызу эшләре төгәлләнде

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урманнарны тернәкләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр барлыгы 3619,1 га мәйданда башкарылган, шулардан: 1412,5 га мәйданда –урман культуралары утырту, 104,6 га – урманнарны үрчетү, 4 гектарда – катнаш урман торгызу, 2098 гектарда – табигый урман торгызу.

Исегезгә төшерик, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткечләре булып «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы, кг» һәм «Урман үсемлекләре утырту материалының күләме, мең данә» тора. Агымдагы елга аларның пландагы күрсәткечләре – 11455 кг орлык һәм 30863 мең данә кәлшә.

2022 елның 15 сентябренә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан 1232 кг төп урман барлыкка китерә торган токым орлыклары җыелган, шулардан 761 кг – нарат, чыршы – 142 кг, карагай – 25 кг, каен – 20 кг, юкә – 34 кг, башка токымнар – 250 кг. Базислы урман питомникларында утырту материалларын инвентаризацияләү нәтиҗәләре ноябрьдә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International