ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урманнарны яңарту буенча 2013 елның беренче яртысындагы эшләргә йомгак ясалды

2013 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы буенча 2013 елга планлаштырылган урманнарны яңарту эшләренең күләме 100%ка үтәлгән, планда каралганча 2372.8 гектарда урман яңарту үтәлгән, шул исәптән урман утырту – 1905.2 гектарда, урманның табигый яңарышына ярдәм алымнары белән – 440.8 гектарда, комбинацияле урман яңарту юлы белән – 26.8 гектарда. Питомникларда 28 гектарда орлыклар чәчелгән.

2013 елның беренче яртысында Татарстанда 2227.8 гектар эрозиядән саклау урманнары утыртылган. Быел шундый урманнар Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстерелгән ябык тамыр системалы (ЯТС) үсентеләрне файдаланып утыртылган. ЯТС үсентеләр “Саба өйрәтү-тәҗрибә урман хуҗалыгы”, “Нурлатлес”, Альметлес”, “Альметлес”ның Биләр филиалы, “Шәһәр яны өйрәтү-тәҗрибә” идарәсенең Кызыл Йолдыз филиалы белгечләре тарафыннан аеруча актив кулланылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International