Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды

2013 елның 19 июле, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев министрлык аппараты, Дәүләт казна учреждениесе-урманчылык җитәкче-урманчылары һәм «Урман» Дәүләт бюджет учреждениесе директорлары катнашында коллегия утырышы уздырды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин урманчылыкларның урман фондында контроль-надзорлык вазыйфасын, урманны тергезү буенча эшчәнлеген анализлады. Министр урынбасары Рамил Мәхмүтов «Урман» Дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләп узды һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенә бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International