Киңәшмәдә министр урынбасары Рамил Мәхмүтов, министрлык аппараты һәм министрлыкка караган оешма җитәкчеләре катнашты. Министр «Урман эшкәртү» күргәзмәсе форматында оештырыла торган Төбәкара махсуслашкан «Урман һәм Кеше» форумы кысаларында булачак чараларга тукталды. Бүгенге көндә Идел буе федераль округында, Татарстаннан тыш, урман хуҗалыгы комплексы проблемалары буенча эшмәкәрләр һәм җәмгыять игътибарына лаек булырлык чаралар оештырылмый.
Министр чараның эшчәнлек программасына да тукталды. Программа ике өлештән тора: беренчесе, урман тармагы актуаль сорауларын тикшерү буенча форум, икенчесе, Татарстан урман хуҗалыгында кулланыла торган инновацион технологияләрне һәм министрлыкка караган оешмалар җитештергән продукцияне күрсәтү булыр дип көтелә.