ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасында «Чыршылар, таяклар һәм йомычкалар» кампаниясе уза

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасында «Чыршылар, таяклар һәм йомычкалар» кампаниясе башланып киткән һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләргә яңа ел агачларын ни рәвешле эшкәртергә кирәклеге турында аңлатма ясаган. Теләге булган һәркем үз шәһәрендә чыршыларны кабул итү буенча акция үткәрә һәм экологик призлар ота ала. Акция 2023 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Акцияне үткәрергә теләүчеләргә түбәндәгеләр кирәк булачак:

– теркәлергә һәм әлеге сылтама буенча күрсәтмәләр алырга: https://ecowiki.ru/events/elki-palki-i-shhepa/;

– «Акция булдыру» төймәсенә басып, чараны платформага чыгарырга;

– акцияне үткәргәннән соң Ecowiki.ru платформасындагы шәхси кабинетта аның турында кыскача хисап тапшырырга.

Кампаниягә нәтиҗәләр агымдагы елның февраль ахырында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International