Бүген, 11 гыйнварда, Россия Федерациясендә Тыюлыклар һәм милли парклар көне дигән рәсми бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге датаны 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды гамәлгә куйган. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Традиция буенча, бу көнне тематик конференцияләр, лекцияләр, төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә, әйләнә-тирәлекне саклауга үз өлешләрен керткән җәмәгать эшлеклеләренә һәм галимнәргә бүләкләр тапшырыла.
Россиядә дәүләт табигать тыюлыклары һәм милли парклар федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләргә карый. Махсус саклана торган табигый территорияләрне булдыру һәм аларның эшчәнлеге 1995 елның 14 мартында кабул ителгән «Махсус саклана торган табигый территорияләр турында»гы Федераль закон белән җайга салына. Документ нигезендә, махсус саклана торган табигый территорияләр – алар махсус табигать саклау, фәнни, мәдәни, зәвыкъ, рекреация һәм савыктыру әһәмиятенә ия булган табигать комплекслары һәм объектлары урнашкан, дәүләт хакимияте органнары тарафыннан тулысынча яки өлешчә хуҗалыкта файдаланудан алынган һәм үзләре өчен махсус саклык режимы билгеләнгән җир кишәрлекләре, су өслекләре һәм һава киңлекләре. Махсус саклана торган табигый территорияләр гомуми илкүләм хәзинә объектларына керә.
Махсус саклана торган табигый территория категорияләренә дәүләт тыюлыклары һәм милли парклардан тыш табигать парклары, дәүләт табигать тыюлыклары, табигать һәйкәлләре, дендрологик парклар һәм ботаника бакчалары да керә.
Россия дөньяда тыюлык территорияләренең иң масштаблы системасына ия. Хәзерге вакытта Россиядә махсус саклана торган табигый территорияләр системасы гомуми мәйданы 240 миллион гектар булган 13 мең шундый территорияне үз эченә ала, бу ил территориясенең 13% артыгын тәшкил итә.