Бүген урман тармагы ветераны Шәмсеруй Мөхәммәтшина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба урманчылыгының Сабабаш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Айрат Гайнетдинов, Мишә авыл җирлеге администрациясе вәкилләре һ.б. котлады.
Мөхәммәтшина Шәмсеруй Рәхмәтулла кызы 1928 елның 11 гыйнварында Саба районы Кече Кибәче авылында туа. Аның 40 елдан артык эш стажы бар. Гомере буе Саба урман хуҗалыгының агач эшкәртү цехында эшләгән.