Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 5 очрагы ачыкланган

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2022 елның 20-31 декабрендә узды.

«Чыршы» («Ель»)  операциясе кысаларында 39 вакытлыча стационар пост һәм 124 мобиль патруль төркеме булдырылды, 538 кеше – 442 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлекләренең 96 хезмәткәре эшләде.

Патруль барышында урман законнарын бозуның 5 очрагы ачыкланган: урман үсентеләрен законсыз кисүнең 4 очрагы һәм Арча, Кәләй һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә ылыслы агач ботакларын законсыз җыюның 1 очрагы.  Югарыда санап үтелгән барлык фактлар буенча затлар ачыкланган, аларны административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту буенча эш алып барыла, ирекле рәвештә зыянны каплау буенча таләпләр куелган.

Урман фондына китерелгән гомуми зыян 16,3 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International