«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольского муниципаль районының 10 нчы «Созвездие» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган дәрес үткәргән.
Дәрес барышында Венера Еременкова балаларга урманнар, Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркы турында сөйләгән.
Исегезгә төшерәбез, Тыюлыклар һәм милли парклар көнен Россиядә 11 гыйнварда билгеләп үттеләр. Бәйрәм 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы белән гамәлгә куела.