Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын куркынычы чорына әзерлек бара

2023 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елда урманнарда янгын куркынычы чорына әзерлек бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы» эшләнде, ул элегрәк Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән килештерелде һәм хәзерге вакытта Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында карала.

Әлеге документта республика урманнары, урман янгыннарын сүндерү формированиеләре, янгын сүндерү техникасы һәм җайланмалары саны, урманнарда янгын куркынычы дәрәҗәсенә карап, мондый чараларны җәлеп итү һәм куллану тәртибе һ.б. турында мәгълүматлар чагылдырыла.

Шулай ук хәзерге вакытта урман янгыннарын сүндерү буенча II һәм III типтагы станцияләрдә урман янгыннарын сүндерү техникасына, тракторларга һәм тагылмаларга планлы техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас өлешләр, материаллар һәм җиһазлар сатып алына.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 25 апрельдә ачылды һәм 15 октябрьдә ябылды, аның озынлыгы 174 көн тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International