Татарстан халкы «Кошларны саклаучылар» Бөтенроссия флешмобында катнаша ала

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

 «Кошларны саклаучылар» Бөтенроссия флешмобы дәвам итә. Аны ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасы оештыра.

Акциягә кушылу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- әлеге сылтама буенча катнашучылар сыйфатында теркәлергә: https://ecowiki.ru/events/winterbirds-for-activists/;

- җирле халык, мәктәп укучылары, хезмәттәшләр яки танышлар өчен җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрергә, җимлекләрне элеп куярга,

- узган мастер-класс турында пост-хисап язарга һәм Ecowiki.ru платформасында урнаштырырга.

Акция 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Конкурста җиңүчеләр төрле бүләкләр алачак. Нәтиҗәләр платформа берләшмәсе тарафыннан ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International