Зәй урманчылыгында 2023 елга бурычлар каралды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

«Зәй урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә киңәшмә узды, анда 2022 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар каралды. Чарада урманчылык һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Утырышта докладлар белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм җитәкче-урманчы Ирина Забродина чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International