«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Бәллүр компас» – халыкара дәрәҗәле бүләк, ул география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә. Конкурс ел саен Рус география җәмгыяте эгидасында үткәрелә.
Конкурста фәнни һәм белем бирү учреждениеләре, иҗади берлекләр, илебез һәм чит ил оешмалары, төрле өлкәләрдәге предприятиеләр, шулай ук бәйсез инициатив төркемнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәхси затлар катнаша ала.
2023 елның 20 февраленә кадәр гариза бирергә һәм үз проектыңны тапшырырга мөмкин. Җиңүчеләр «Фәнни казаныш», «Агарту», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Иң яхшы ММЧ проекты, медиапроект», «Басма», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе» һәм «Иң яхшы төбәк проекты» дигән 10 номинациядә билгеләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны конкурсның рәсми сайтында белергә мөмкин: https://rus-compass.ru/.