«Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре, «Лубян урман-техник көллияте» мөгаллиме Фәния Гобәйдуллина белән берлектә, ТР Әгерҗе муниципаль районының гомумбелем йортларында һөнәри юнәлеш бирү эшенә керештеләр. Шулай итеп, белгечләр Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче мәктәп , 4 нче мәктәп, Сарсак-Омги лицее һәм Тирсә урта мәктәбе укучылары белән очрашканнар.
Мондый очрашулар барышында урманчылар укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр, Лубян урман-техник көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары, урманда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында да белгәннәр.