Әлмәт урманчылыгында участок урманчылары һәм урман мастерлары өчен семинар узды

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Әлмәт урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесендә участокларның урманчылары һәм урман мастерлары өчен семинар узды. Уку барышында урман законнарындагы үзгәрешләр, урманнарны яңадан торгызу, саклау һәм яклау, шулай ук Агач һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, семинар кысаларында 2022 елда оешманың эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International