Урман белгечләре авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итә

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Гыйнвар аенда Татарстан Республикасында авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары башланды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елга эш планы нигезендә, мондый җыелышларда республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары, участок урманчылары, урманнарны саклау һәм яклау буенча инженерлар урманнарда янгын куркынычы янаган чорга әзерлек турында докладлар белән чыгыш ясый.

Шулай итеп, «Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин Аксубай муниципаль районының Иске Илтерәк, Саурыш һәм Урмандәй авыл җирлекләре гражданнары җыенында катнашты. Ул Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан урман янгыннары барлыкка килүне кисәтү буенча алып барыла торган эш турында сөйләгән һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искәрткән. Урман янындагы кишәрлекләрне, кар эреп бетү белән, коры үлән үсемлекләреннән, урман калдыкларыннан, урып-җыю, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка ягулык материалларыннан чистартып чыгу яисә янгынга каршы минераллаштырылган полосалар яки янгын таралуга каршы тора ала торган башка төрле чаралар белән аерып чыгару кирәклегенә турында аерым игътибар бирелде.

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ Питрәч участогы урманчысы Булат Галимуллин Питрәч муниципаль районының Богородское авыл җирлеге гражданнар җыенында, «Лаеш урманчылыгы» ДКУ Лаеш участогы урманчысы Олег Решетов – Лаеш муниципаль районының Александровка һәм Державин авыл җирлекләре гражданнар җыеннарында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International