Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штабның 2023 елда беренче утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент җитәкчесе Александр Орнатский рәислегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов һ.б. катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннары формированиеләрен формалаштыру, урман янгыннарын сүндерү станцияләре өчен янгын җиһазлары һәм инвентарь сатып алу, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына хисап бирү һ.б. кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Александр Орнатский урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.