Татарстанның якынча 100 урман белгече 2023 елда квалификация күтәрү курсларын узачак

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Урман комплексының динамикалы үсеше, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә.

«Кадрлар сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре – һөнәри әзерлек, белем бирү оешмаларында белгечләрнең квалификациясен күтәрү, аларның осталыкларын һәм күнекмәләрен ачу өчен шартлар тудыру һәм һөнәри үсешкә ярдәм итү, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – 2023 елда якынча 100 кешенең квалификациясен күтәрү курслары узар дип көтелә. Болар – Министрлык, урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары белгечләре».

Эльвира Зыятдинова сүзләреннән аңлашылганча, укулар «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты» ӨҺБ ФАУ, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International