Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенә кушылган. Аның кысаларында балалар Ютазы авылында кошлар өчен җимлекләр әзерләп элгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру.